16+

«Тантана» талантларны зурлады

Ел саен 27 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөтен артистларның бергә җыелулары күркәм гадәткә әйләнде. Халыкара театр көнендә «Тантана» конкурсының җиңүчеләре дә ачыклана. Быелгы тантананы ачып җибәргәндә, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең театр әһелләренә юллаган хатын укыды.

«Тантана» талантларны зурлады

Ел саен 27 мартта Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөтен артистларның бергә җыелулары күркәм гадәткә әйләнде. Халыкара театр көнендә «Тантана» конкурсының җиңүчеләре дә ачыклана. Быелгы тантананы ачып җибәргәндә, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең театр әһелләренә юллаган хатын укыды.

Әлеге конкурстан быел да бер генә театр да читтә калмаган. Жюри әгъзалары аларны аерым спектакльләрне караганнан соң сайлап алган. «Дебют» төрендәге бүләк Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Илсур Хәертдиновка («Туй»да - Кияү), «Намус һәм тугрылык»та Чаллы Татар дәүләт драма театрыннан Гөлүсә Гайнетдиновага тапшырылды. Курчак театрлары арасында иң яхшы артист булып «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге Бай роле өчен Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиев танылды.
Икенче пландагы хатын-кыз һәм ирләр ролен иң яхшы башкаручылар -Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова («Хан кызы Турандык»тагы Зәлимә роле) белән Татарстанның атказанган артисты Илдус Габдрахманов («Мулла»дагы Бәдретдин роле). Өченчесе исә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. («Йосыф - Зө­ләй­ха»дагы Якуб.) «Иң ях­шы хатын-кыз ролен башкаручы» исеменә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәү­ләт Яшь тамашачы театрыннан Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева (рә­семдә)­ лаек булды. «Артистлар төркеме» төрендә тинчуринлылар («Язмышым юл­лары») һәм әлмәтлеләр («Туй») - җиңүче. «Ел вакыйгасы» булган спектакль итеп камаллыларның «Җәй­нең бер көнендә» спектакле сайланган. «Музыкаль театрның иң яхшы артисты» - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Давид Залеев.
«Өмет» төрендә махсус бүләк Г. Кариев исемендәге театрда уйнаган роле өчен («Нигез ташлары»нда - Флорид) Искәндәр Низамиевка һәм Буадан Элина Нурдәү­ләтовага («Кодалар-кодачалар») бирелде. Шулай ук минзәләлеләр һәм бөгелмәлеләр дә әлеге бүләккә ия булды. Җиңүчеләрнең һәр­кайсына 50шәр мең сум акча бирелде.
Сәнгать белгече Рауза Солтанова Илдар Ханов фонды бүләген Татарстанның халык артисты Люция Хәмитовага һәм Ләйсән Фәйзуллинага тапшырды. Быел тәү­ге тапкыр Салават Фәтхетдинов игълан иткән Шамил Закиров исемендәге бүләк тә иясен тапты. Аңа Г. Камал исемендәге театрдан тәрҗемәче Эльвира Шәрәфиева лаек булды. Ул театрга 25 ел буе хезмәт иткән кешеләргә биреләчәк. Аның күләме - 67 мең сум. Ни өчен дигәндә, Шамил Зиннур улы 67 яшендә безнең арадан китеп барды.
Тантана җыр-биюләр белән үрелеп барды. Әлеге кичәдә хәтта негр егете дә үзенең җыры белән катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading