Шәһри Казан

Тарих йөзенә чүп-чар ыргытабыз

Казанның Мәскәү урамындагы тарихи-мәдәни мирас һәйкәле саналучы Печән базары лавкалары бинасы эче чүп-чар ташлау урынына әйләндерелгән.

Узган ел шәһәр үзәгендәге муниципаль карамактагы тарихи биналар территорияләре чистартылып, төзекләндерү эшләренә әзерләп куелган иде. Ләкин әлеге биналарның кадакланган ишек-тәрәзәләрен каерып ташлап, янә чүп тутыра башлаганнар. Шәһәр башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Елена Галимова мэриядә узган киңәшмәдә әйткәнчә, рөхсәтсез чүплек өемнәре язгы якта янә баш калкытырга керешкән. Кар эрегән саен, аларның саны арта гына барачак. «Казан территориясендә узган ел 122 урында рөхсәтсез тупланган чүплек табылды. Аларның күбесе бетерелде, ләкин тирән ерганак-чокырлардагы 19 чүплекне чистарту мөмкин булмады», - ди Елена Галимова. Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозганнары өчен, юридик һәм физик затларга 3 миллион сумлык штраф салынган. Теләсә кая чүп ташлаучы, тышкы корылмаларны ватучы оешма-предприятие - 50-200 мең сум, җитәкче зат - 15-20 мең сум, ә физик зат 2-5 мең сум штрафка тартыла. Ел дәвамында кабат эләксәләр, юридик затлардан - 200-500 мең, ә җитәкче затлардан 30-50 мең сум штраф түләттерелә.
Казанда 31 майга кадәр санитар чистарту икеайлыгы узачак. Көнкүрештәге каты калдыклар полигоннары озынайтылган режимда ял көннәрсез эшләячәк. Рөхсәтсез урыннарга (яшел зонага, шәһәрнең эчке территориясенә) түгелгән чүпләрнең адресатлары ачыкланачак, кагыйдәләрне бозган оешма һәм предприятиеләргә административ эшләр кузгатылачак. Санитар чистарту икеайлыгы барышында казанлыларның да активлыгы сорала. Шимбә өмәләрендә катнашудан тыш, чүплекләр яки чүп түгүчеләр турында 222-08-08 «кайнар элемтә» телефоны аша административ-техник инспекция идарәсенә хәбәр бирергә, шулай ук шәһәрнең «Зеленый репортер» (www.green-reporter.ru) махсус порталына фоторәсем урнаштырырга була.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: