16+

Тарихи агач йортлар кабат тергезелә

Татар гомер бакый агач чималын үз күрә. Заманында Казанның да күпчелек өлешен агач йортлар һәм корылмалар тәшкил иткән.

Тарихи агач йортлар кабат тергезелә

Татар гомер бакый агач чималын үз күрә. Заманында Казанның да күпчелек өлешен агач йортлар һәм корылмалар тәшкил иткән.

Ләкин янгыннар, инкыйлаб-сугышлар шәһәргә мәңге кайтарып булмаслык зыян салган. Чал кала саксызлык аркасында чыккан янгыннарны гына да берничә мәртәбә кичергән, агач өйләр урамнары белән күмергә әйләнгән. Башкаланың архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең архитектура һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен саклау бүлеге җитәкчесе Ольга Авксентьева әйткәнчә, Казанда федераль әһәмияттәге - 113, җирле әһәмияттәге 74 архитектура һәйкәле бар. 2005 елда - Казанның меңьеллыгы вакытында шактый гына биналар төзекләндерелде. «Әмма кул җитмәгән биналар да күп калды. Бигрәк тә борынгы агач йортлар юкка чыга бара», - диде Ольга Николаевна, борчылып.
Казанда 2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның башкала үзәгендәге тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу турындагы күрсәтмәсе өмет хисен янә кабызды. Шәһәр хакимияте ярымхәрабә хәлендәге тарихи биналарга инвесторлар эзләү белән мәшгуль. Аукционнарда берничә дистә бина сатылды инде.
Биналарның яңа хуҗалары, гомумән, шәһәр үзәгендәге милекчеләр төзекләндерү чараларын 2013 елның 1 апреленә кадәр үткәреп бетерергә бурычлы. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Шакиров сүзләренә караганда, колачлы төзекләндерү эшләре бу язда башланачак.
Тагын бер куанычлы хәбәр: Казанда искереп-тузып яки янгыннан юкка чыккан, тарихи әһәмияткә ия булган агач йортлар, фоторәсемнәргә нигезләнелеп, кабаттан торгызылачак. Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы, мәсәлән, Иске Татар бистәсендәге буш кишәрлектә шундый 3 агач йортны торгызуны үзенә бурыч итеп алган. Урманчылар тагын Каюм Насыйри ур., 10 һәм Гаврилов ур., 46 адресларындагы тузган агач йортларны да төзекләндерәчәк.
Казанның тарихи үзәген торгызуны һәм саклауны активлаштыру максатында, «Иске шәһәр» префектурасы (Санкт-Петербург ур., 70) оештырылды. Әгәр кешеләрдә инде юкка чыккан агач яки таш йортларның фоторәсемнәре булса, аларны префектурага тәкъдим итәргә мөмкин. «Иске шәһәр» префектурасы хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге фоторәсемнәргә таянып, проектлар әзерләнәчәк. Бергәләшеп тотынсак, борынгы Казанны да торгызып куярбыз әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading