16+

Тарихка юл – җәяүләп

Россия Премьер-министрының беренче урынбасары Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Президенты Киңәшчесе Олеся Балтусова, «Иске шәһәр» префектурасы префекты Линар Закиров 6 июльдә Иске Татар бистәсен җәяүләп карап чыктылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычыгында 2 ел элек Казан үзәгендәге тарихи биналарны колачлы төзекләндерү эшләренә керешелде. Мәдәни мирас исемлегендәге 24 бина яңартылды. Игорь Шувалов Иске Татар бистәсендә башкарылган төзекләндерүләргә югары бәя бирде. Шулай да янәшәдә төзелүче яңа биек биналарның тарихи мохитне бозуын тәнкыйтьләде. Игорь Шувалов: «Кем рөхсәт биргән мондый йортлар төзергә?» - дип кискен сорау куйды. Рөстәм Миңнеханов төзелешләрнең әле 1990 елларда ук башланганлыгын, хәзер шәһәрнең тарихи өлешендәге төзелешләрнең игътибарда тотылуын аңлатты.
Илсур Метшин: «Иске Татар бистәсен кыска вакыт эчендә яңадан тудыра алдык. Россия шәһәрләре мэрлары Иске Татар бистәсенең төзекләндерелгән кварталларын күреп сокландылар», - диде «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.
Олеся Балтусованың әйтүенчә, Казанда төзекләндерүгә мохтаҗ биналар күп. Аларны төзекләндерү киләсе елларда да дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading