16+

Ташламалар, ташлама... Депутатлар эшләр башкара

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар ясый башларга мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов ясаган. Әмма ташламалар барлык кулланучыларга түгел, ә кәгазь квитанцияләрдән баш тартучыларга гына бирелергә тиеш, ди депутат.

Ташламалар, ташлама... Депутатлар эшләр башкара

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар ясый башларга мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне Россия Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов ясаган. Әмма ташламалар барлык кулланучыларга түгел, ә кәгазь квитанцияләрдән баш тартучыларга гына бирелергә тиеш, ди депутат.

Аның сүзләренчә, кеше торак-­коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән түли икән, аңа ташлама ясалырга тиеш. Чөнки бу очракта квитанция кәгазенә һәм почта хезмәтенә акча сарыф ­ителми.

Хәзерге вакытта россиялеләр квитанцияләрне кәгазьдә дә, электрон вариантта да алырга хокуклы. Әмма кәгазь квитанцияләрдән баш тарту каралмаган.

Ташламаларның зурлыгы депутат тәкъдиме уңай җавап алган очракта билгеләнәчәк.

Гыйнвар аенда Дәүләт Думасы депутатлары, банкларда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә комиссия алуны канун тарафыннан тыярга кирәк, дигән тәкъдим белән дә чыккан иде. Моңа бәйле канун проекты февраль азагына кадәр кертеләчәк.

Бу проект күп кенә канун чыгару органы вәкилләре күңеленә дә хуш килгән. Мисал өчен, парламентарийларның берсе Галина Хованская бу бигрәк тә авыл халкы өчен кыен мәсьәлә булуын билгеләп үткән. Ни дисәң дә, илебезнең барлык почмакларына да коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр килеп җитүен җитә, әмма бөтен җирдә дә аларны түләп булмый бит. Өстәвенә, комиссияләр дә кечкенә түгел. Кайбер банкларда ул 0,5 процент булса, саранраклары 2 процент каерып алырга да күп сорамый.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле соңгы арада канун проектлары мичтәге пәрәмәчләр кебек, берсе артыннан берсе чыгып кына тора.
Әле күптән түгел генә депутатлар коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны коллекторлар ярдәмендә кайтаруга каршы чыккан иде. Кайберәүләре андый оешмаларны хәтта ярымкриминал дип тә атады.

Боларны депутатларның халык турында кайгырта башлавы дип аңлыйк инде! Хәерлегә булсын!

Лилия ЛОКМАНОВА

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading