16+

Татар аниматорлары «Фортуна» призына лаек булды

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасын ачу чаралары кысаларында «Татармультфильм» берләшмәсе дә үз эшчәнлеге белән таныштырды. Балаларга «Танышу», «Аниматенок», «Азбука мультфильма», «Минем мультфильм» уку-өйрәнү программалары тәкъдим ителде. Балалар «Әкият» театрында мультфильмнар ясарга да өйрәнәчәкләр. Ата-аналарда һәм балаларда нәфис-анимация басмалары да кызыксыну уятты. Болар - «Татар халык әкиятләре», Габдулла Тукайның...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрының яңа бинасын ачу чаралары кысаларында «Татармультфильм» берләшмәсе дә үз эшчәнлеге белән таныштырды. Балаларга «Танышу», «Аниматенок», «Азбука мультфильма», «Минем мультфильм» уку-өйрәнү программалары тәкъдим ителде.
Балалар «Әкият» театрында мультфильмнар ясарга да өйрәнәчәкләр. Ата-аналарда һәм балаларда нәфис-анимация басмалары да кызыксыну уятты. Болар - «Татар халык әкиятләре», Габдулла Тукайның «Печән базары яхут Яңа Кисекбаш» поэмасы буенча эшләнгән «Кисекбаш» һәм «Фатыйма белән Сандугач» поэмасына нигезләнелгән «Фатима и Соловей». Бу басмаларның үзенчәлеге шунда - алар татар, рус һәм инглиз телләрендә нәшер ителәчәк. «Тылсымлы сәхифәләр» нәфис-анимация басмалары сериясендә чыгарылган әлеге әдәбият балаларга татар, рус һәм инглиз телләрен өйрәтүдә кулланылачак.
«Татармультфильм» Суздаль шәһәрендә Россиянең XVII ачык анимация киносы фестивалендә «Ак Барс», «Өч кыз» («Три дочери») һәм экология сериясендәге «Нефтяшка и ее друзья» - «Чистый воздух», «В каждой капле - жизнь» мультфильмнары белән катнашты.
Татар аниматорлары фестивальдә тәүге мәртәбә генә катнашсалар да, «Фортуна» призына лаек булдылар. Бу бүләк «Татармультфильм» берләшмәсе оештырачак Анимация музеена куелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading