16+

«Татар иле»нә теркәлик!

Ниһаять, күптән көтелгән мәгълүмати «Татар иле» социаль челтәрен эшләүнең беренче этабы тәмамланды. Ул үз эченә 12 төрле бүлекне алган.

«Татар иле»нә теркәлик!

Ниһаять, күптән көтелгән мәгълүмати «Татар иле» социаль челтәрен эшләүнең беренче этабы тәмамланды. Ул үз эченә 12 төрле бүлекне алган.

Хәзер яңа социаль челтәргә дөнья буенча сибелеп яшәүче татарлар теркәлеп, үзара аралаша, төркемнәр төзи, шулай ук милләтебезгә бәйле булган төрле мәгълүмат эзләп таба, белмәүчеләр онлайн режимда татар телен өйрәнә алачак. Җиде йөздән артык кулланучы инде теркәлеп тә өлгергән. «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә әлеге проектның концепция авторы һәм җитәкчесе Раил Гатауллин шулар турында сөйләп сөендерде. Ул үз чыгышында мәгълүмати социаль челтәрнең аерым бүлекләре, аларның эшләнеп бетү дәрәҗәсе һәм шуларга бәйле төрле нюанс һәм проблемалар хакында сөйләде.
«Татмедиа» агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина исә, проектның һәр бүлеге министрлыклар һәм ведомстволарның хезмәткәре булып торган аерым администраторлар һәм модераторлар кулында булачагын җиткерде. Ул журналистлар соравына җавап рәвешендә: «Проект алдан бүлеп бирелгән 14,8 миллион сумга сыешып бетәчәк. Эш озакка сузылса да, нәтиҗә уңай, инде имеш-мимешләрне онытырга вакыт», - диде.
Кыскасы, виртуаль дөньяда булса да милләтебезнең үз «Иле» төзелде, хәзер аны камилләштерәсе һәм яшәтәсе генә калды. Ә монысы инде аерым администраторлар һәм модераторлар кулында гына түгел. Ул безнең һәркайсыбызның, җир шары буйлап сибелгән милләттәшләребезнең активлыгыннан да тора. Шуңа күрә сез дә «tatarile.org»ка керегез, теркәлегез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading