Шәһри Казан

«Татарлар искиткеч талантлы»

Шулай булмый ни - Мәскәү тиклем Мәскәүдә дәрәҗәле конкурста берьюлы ике татар кызы, Татарстан кызы җиңеп чыксын да, безгә тагын уртакул булырга! Берничә ай дәвамында барган «Голос» конкурсының финалына 4 катнашучы чыгуын, шуның икесе үзебезнең кыз булуын белгәч тә күкрәк читлегенә төртә башлаган иде ул горурлык. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган...

Реклама

Икесен тиң күреп, көч биреп утырсак та, Эльмира Кәлимуллинаның рус сәхнәсенә татар җыры алып чыгуы бөтенләй йөрәккә сары май булып ятты шул. Пелагея белән берлектә «Син сазыңны уйнадың» җырын башкаруы гына ни тора! Конференция барышында да нәкъ менә Эльмира ассызыклап үтәргә онытмады: «Татарлар искиткеч талантлы милләт». Динә исә кечкенәдән «Голос»та үзенең укытучысы булган Александр Градский иҗатына гашыйк булып үскән икән. Мәскәүдә шундый дәрәҗәдәге конкурс узуын белгәч тә, нәкъ менә Градский исеме хәлиткеч роль уйнаган кызга. Бәхетнең из зуры булып Градскийның аны үз төркеменә алуы булгандыр. «Сайлап алган 12 катнашучы - без бөтенебез дә Градскийның балаларына әверелдек, - ди Динә. - Бөтенебезгә дә ачкыч ярата белде. Аны бик кырыс, диләр иде. Кырыс ул, әмма бик кешелекле. Миңа исә яңа исем дә такты: «Олавянный солдатик».
Тотнаклылык ягыннан Эльмираны да Пелагея бик яраткан икән: «Кайда синдә хис-тойгылар, кайда кайнарлык? Эх, миңа синең сабырлыгың...» - дип көлдертә иде, ди кыз укытучысын искә алып.
Кызларның вокал мөмкинлекләре гади тамашачыны да таң калдыра алды. Ә заманында Эльмираны музыка училищесына, «тавышың юк», дип, алмый да калдырган булганнар. Музыка мәктәбен тәмамлаган, быел 24 яшен тутырачак кыз шуңа да башта юридик лицейда, соңрак шунда ук икътисад факультетында белем алган. Дуслары киңәше белән генә Казан дәүләт консерваториясенә барып карый ул. «Минем тавышыма үзбәям бик түбән иде, - дип искә ала Эльмира ул елларны. - Консерваториядәге укытучым Гөлнара Мурзиева миндә ул ышанычны булдырды. Ә мин аның ышанычын шушы конкурста икенче урынны алуым белән аклый алдым».
Динә Гарипова исә 1991 елның 25 мартында Яшел Үзән шәһәрендә туган кыз. Кечкенәдән җыр-моңга тартылган яшь талант шәһәрдәге «Золотой микрофон» җыр театрына йөргән. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап йөри ул хәзер. Аны Татарстан тамашачысы Габделфәт Сафин концертларында да күргәне бар иде.
Кызлар икесе дә «Голос» конкурсында узган чорларын «Чиксез бәхет» дип искә ала. «Без Татарстаннан, шундый зур конкурста республикабызның йөзе икәнебезне онытмадык, - диләр алар. - Бөтен Россия тавыш биреп караган әлеге чараның кыенлыгын күрмәдек. Эшләп ял иттек, ял итеп эшләдек дисәк тә була». Ә шулай да талант белән генә җиңеп чыгып булмый, дип исәпли икән кызлар, талант янына 99 процент тырышлык та өстәргә кирәк.
Минем: «Үзебездәге татар сәхнәсенә күтәрелү дә җиңелләрдән түгел, сез Мәскәү кадәр Мәскәүне «җиңдегез». Үҗәтлекме бу, фортунамы?» - дигән соравыма кызларның җавабы кызыклы иде:
- Татар эстрадасын тыңларга яратмыйм дисәм дә була, - диде Эльмира. - Илһам Шакировлар, Әлфия Афзаловалар турында сүз бармый, әлбәттә. Бүгенге шоу-бизнес, бүгенге татар телле җырларда бит хәзер моң дигән нәрсә калмады. Татар сәхнәсенә күтәрелү Мәскәүне яулаудан кыенрак. Чөнки бездә «әнә теге җирән чәчлесе ошый», «менә бу борчаклы күлмәк шәп» дигән критерийлар яши. Ә Мәскәүдә ул яктан андый тар кысалар юк. Әлеге конкурста да синең йөзеңә, кыяфәтеңә карамадылар. Анда тавышка карадылар. Ә профессионал кеше тавыштан бөтен эчке дөньяңны чамалый ала - кем син, ни алып килгәнсең, интеллектың нинди, рухи тәрбияң... Мин, шәхсән, Мәскәүне яулыйм, дип махсус берни дә эшләмәдем. Нәрсә эшли алам - шуны гына эшләдем.
- Татарстаннан килгән рухи ярдәм үз эшен эшләгәндер дим, - дип шәрехләде Динә дә. - Минем соцчелтәрдәге битемә язган рухландыручы сүзләр генә дә ни тора! Бик зур рәхмәт якташларга! 29ы көнне Казан урамнары тынып калып, гомер телевизор карамаган кешеләрнең безнең өчен тавыш, көч биреп зәңгәр экраннарга берегүе генә күп нәрсә турында сөйли. Ә көч биреп утырганда таулар да күчерерсең...
- Хәзер халык очсыз тапшырулардан туйган. Телевизордан карарлык нәрсә калмады бит. Ә «Голос»ны карадылар. Димәк, безнең халык культурага сусаган, дигән сүз, - ди Эльмира.
Татарстанның атказанган артистлары исемнәрен алган кызларның башка фикерләре дә кызыклы иде. Динәгә, конкурсның абсолют батыры буларак, «Юниверсал» дөньякүләм танылган тавыш яздыру студиясе белән килешүне карау, раслау көтсә, Эльмира өздереп кенә, нинди компания белән хезмәттәшлек итәсен аныкламады. Хәер, кызлар әлегә ялда - алар Яңа ел төнендә генә Татарстан җиренә кайтып төште. Эльмирага шулай ук Универсиада вәкиле булу бәхете дә елмайды. Без исә аларга хыялларының чынга ашып, яңа альбомнар яздырып, дөньякүләм танылуларын теләп калыйк. Иң мөһиме - кайда гына, кем генә булмасыннар, «без менә шундый милләт!» дигән горурлык очкыннары гына юкка чыкмасын иде аларда.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: