16+

Татарстан геройлары Владимир Путин белән очрашырга китте

9 декабрь көнне илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәмнең Мәскәүдә узучы тантаналы чарасында Татарстан делегациясе дә катнаша.

Татарстан геройлары Владимир Путин белән очрашырга китте

9 декабрь көнне илебез Ватан геройлары көнен билгеләп үтәчәк. Бәйрәмнең Мәскәүдә узучы тантаналы чарасында Татарстан делегациясе дә катнаша.

ТР Хезмәт мәгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдергәнчә, республикада 37 герой яши. Шуларның берсе - Советлар Союзы герое - Борис Кузнецов, өчесе Россия геройлары, калганнары - социалистик хезмәт һәм хезмәт даны ордены кавалерлары (герои социалистического турда, полные ковалеры ордена трудовой славы).
Мәскәүгә республика исеменнән Советлар Союзы герое Борис Кузнецов һәм Россия герое Александр Супонинский китте. Үз яшенә хас булмаган баһадир гәүдәле, шат күңелле Борис Кузнецов Казан вокзалына орденнарын ялтыратып килеп керүгә бар залны үзенә каратты. Герой исеменә ул 17 яшендә ия була.

- Бу көн безнең өчен мөхим, зур дәрәҗәгә ия вакыйга. Монда без фронтовик дуслар, танышлар белән очрашабыз, сугыш елларын искә төшерәбез. Мин Казанда да, республикадан тыш та бик күп чараларга йөрим. Кешеләр алдында чыгыш ясыйм. Бигрәк тә яшьләр сокландыра мине. Мәктәп укучылары тын да алмый авызга карап тора. Шул вакытта күздән яшь килә. Мондый яшьләр һәм шундый киләчәк өчен сугышканга мин бер дә үкенмим, - дип сөйләде Борис Кузнецов юлга чыгар алдыннан.

Бөек Җиңүгә 75 ел узуга карамастан, безнең яныбызда Борис Кузнецов кебек кешеләр яшәве зур бәхет. Ул олы йөрәкле кеше. Җиңү чоры балалары гына түгел, аларның оныклары, оныкчыклары да сугыш елындагы вакыйгаларны китаптан укып түгел, ә аның авызыннан ишетү зур дәрәҗә. Бу яшь буында ватанпәрварлык рухын тәрбияли, - дип белдерде Эльмира Зарипова.

Әле яшь егет Александр Супонинский Россия герое исемен йөртсә дә, шактый тыйнак булып чыкты. Орденннарын да күкрәгенә такмаган, "поезда югалтырга куркам", - дип кыюсыз гына елмайды ул. Александр Чечня сугышында катнашып, күрсәткән батырлыклары өчен 2000 елда Россия герое исеменә лаек була. Ул Шатойский районы, Улус-Керт авылында 776 нчы биеклектә дошман белән көрәшкән мәлдә исән калган алты солдатның берсе. Яу кырында аның 84 хезмәттәше ятып кала.

Мондый исемне йөртү зур дәрәҗә. Балаларым минем белән горурлана. Алар өчен үрнәк әти булырга кирәк, - дип белдерде Александр.
Олы юлга аларны "Молодая Гвардия" активистлары һәм Казан Суворов көллиятенең барабанчы взводы озатты.

Геройлар башкалада төрле мәдәни чараларда катнашачак. Шулай ук Һава десанты гаскаре командиры, генерал-полковник Владимир Шаманов һәм Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.

Ватан геройлары көне рәсми рәвештә 2007 елдан үткәрелеп килә, ләкин аның тарихы революциягә кадәрге чорга барып тоташа. Элек декабрьнең тугызында Георгий кавалерлары көнен билгеләп үткәннәр. Бер ара ул традиция туктатылып торган. Хәзер исә янәдән торгызылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading