16+

Татарстан онкологлары яман шешне дәвалауда яңа ысул куллана башлаган

Татарстан онкологлары яман шеш авыруын дәвалауда яңа методика - фотодинамик терапия куллана башлаган. Ул организмга аз күләмдә тәэсир итеп дәваларга мөмкинлек бирә һәм нәтиҗәсе дә яхшырак.

Республика клиника онкология диспансерында Татарстан онкологлары массакүләм рәвештә куллана башлаган фотодинамик терапия ысулын презентацияләү булган. РКОДның 2 нче химия терапия бүлеге табиб-онкологы Гөлнара Хөсәенованың әйтүе буенча, фотодинамик терапия ул - төрле урыннарда барлыкка килгән шешләрне дәвалауда кулланыла торган ике компонентлы дәвалау ысулы. Башта пациентка махсус препарат - фотосенсибилизатор кертелә, ул шешнең зарарланган урыннарында җыела. Соңыннан исә шешкә лазер белән нурланыш тәэсире ясыйлар. Әлеге ысулны яман шеш авыруының башлангыч стадияләрендә куллану яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Сәламәтләнү өчен фотодинамик терапиянең бер сеансын үтәргә кирәк.
Әлеге ысул беренче чиратта тире яман шешен дәвалаганда кулланыла. Фотодинамик терапия шулай ук авыз куышлыгы, бугаз, трахея, бронхлар, үңәч, ашказаны, сидек куыгы һәм хатын-кызларның җенси системасы яман шешен дәвалаганда да яхшы нәтиҗәләр бирә. Ул яман шеш авыруын дәвалауның стандарт ысуллары белән дә әйбәт яраша, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading