16+

Татарстан Президенты Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә кушты

Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын урынына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, Казан мэры Илсур Метшин килде....

Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын урынына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паньшин, Казан мэры Илсур Метшин килде.

Рөстәм Миңнеханов республиканың көч структураларына янгын чыгу сәбәпләрен җентекләп тикшерергә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне йөкләде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталы.

Татарстан Президенты шулай ук Казан җитәкчелегенә "Алмирал" сәүдә үзәгендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрне шәһәрнең башка үзәкләрендә сәүдә урыннары белән тәэмин итүне кушты.

Искәртеп китәбез, Казанның "Адмирал" сәүдә үзәгендә чыккан янгын нәтиҗәсендә, 21 кеше хастаханәгә озатылган, өч кеше һәлак булган.

Рөстәм Миңнеханов "Адмирал" сәүдә үзәгендәге янгын буенча күчмә утырыш уздырды (видео)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading