Шәһри Казан

Татарстан Президенты Россия субъектлары башлыклары илкүләм рейтингында өченче урында тора

"Рейтинг" мәгълүмати коммуникацияләр үзәге Россия төбәкләре җитәкчеләре эшчәнлеген тикшерү буенча рейтинг төзегән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов анда өченче урынны били.

Рейтингы төзегән вакытта тикшеренүчеләр ачык чыганаклар һәм инсайдерлык мәгълүматларыннан файдаланган, әмма "Рейтинг" белгечләре төп игътибарны төбәк һәм федераль экспертлар фикеренә биргән. Нәкъ менә әлеге чыганак тикшеренүнең ахыргы нәтиҗәсен билгеләгән.

Рейтингта беренче урынны Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев алган, икенче урында - Белгород өлкәсе башлыгы Евгений Савченко.

Экспертлар ассызыклаганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 13 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре буенча, сайлаучыларның күпчелек тавышын җыеп (94,4 процент) өстенлек итүче сәяси фигура статусын раслаган. Ул гына да түгел, аның йогынты ресурсы Казан шәһәре Думасына депутатлар сайлаганда "Бердәм Россия"нең ышанычлы җиңүен тәэмин иткән.

Сайлаулардан соң Рөстәм Миңнеханов көчен икътисади бурычларын хәл итүгә юнәлдергән һәм янә инвесторлар җәлеп итә белүен күрсәткән: ул "Алабуга" махсус икътисади зонасында "3М Волга" заводын ачкан. Экспертлар "КАМАЗ" белән Кытайның "Hawtai Motor Group" корпорациясе белән килешү имзалауны да казаныш сыйфатында билгеләп үтә. Ниһаять, Рөстәм Миңнехановның патриотик башлангычы да уңай имидж нәтиҗәсен бирә ала: ул, Россия авиакомпанияләренә финанс теләктәшлеге йөзеннән, Татарстан җитәкчеләренә эш сәфәрләре вакытында чит ил авиакомпанияләре хезмәтеннән файдалануны тыйган, диелгән тикшеренүдә.

Реклама

tatar-inform.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале