Шәһри Казан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хатын-кыз журналистларны 8 март бәйрәме белән котлады

Бүген Татарстан республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль масскүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызларны яз бәйрәме - 8 март белән котлады. Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларга сәламәтлек, барлык эшләрендә дә уңышларга ирешүләрен теләде һәм бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның зур роль уйнавын ассызыклады. Татарстан Президент аппаратында эшләүчеләрнең 40 процентын хатын-кызлар тәшкил...

Бүген Татарстан республикасы Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов республика һәм федераль масскүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызларны яз бәйрәме - 8 март белән котлады. Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларга сәламәтлек, барлык эшләрендә дә уңышларга ирешүләрен теләде һәм бүгенге җәмгыятьтә хатын-кызларның зур роль уйнавын ассызыклады. Татарстан Президент аппаратында эшләүчеләрнең 40 процентын хатын-кызлар тәшкил итүен, власть структураларында эшләү гүзәл затлар өчен җиңел булмавын, аларның әле гаилә һәм балалар өчен дә җаваплы икәнлеген билгеләп үтте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда Президентка биргән сорауларның күпчелеге социаль программаларга кагылышлы иде.

Рөстәм Миңнеханов заманча шәһәр инфраструктурасының бүгенге таләпләргә җайлаштырылган, комфортлы булырга тиешлеген, һәм Казанда бу өлкәдә бик күп эшләр башкарылганлыгын әйтте. Президент "Парклар һәм скверлар" программасын да телгә алды. Әлеге программа нигезендә, яңа скверлар булдырылачагы, иске паркларның төзекләндереләчәге, спонсор ярдәме күрсәтү өчен һәр сквер һәм паркка берәр предприятие беркетеләчәген әйтте.

-Моны барысы да уңай кабул кабул итте, парк һәм скверларга фонарь белән урындыклар утыртып чыгу гына аз, аларны шәһәр халкын үзенә тартып тора торган һәм уңайлы итәргә дә кирәк, - диде Президент. - Без бу мәсьәләдә Мәскәүдән үрнәк алабыз. Парк һәм скверлар кебек җәмәгать урыннары булдыру буенча безнең үзебездә әзерлекле кадрлар җитеп бетми, шуңа күрә Казанга Мәскәү белгечләрен чакырдык. Казанда уңышлы башкарып чыкканнан соң, әлеге тәҗрибәне республиканың бүтән шәһәрләрендә дә кулланачакбыз.

Бүгенге көндә авылда яшәүче хатын-кызларның шәһәрнекеләрдән ни белән аерылуы турында сорау биргәч, Президент Рөстәм Миңнеханов, хатын-кызлар кайда яшәүләренә карамастан, барысы да бертигез матур һәм сөйкемле, гәрчә, авыл җирендә яшәве һәм эшләве авыррак, чөнки әле анда шәһәрдәге сыман барлык уңайлыклар да юк, дип җавап бирде. Президент, авылда да тормыш шартларының - уку-укытумы ул, сәламәтлек саклау өлкәсеме - шәһәрдәге кебек булсын өчен, республикада кулдан килгәннен барысын эшлибез, диде һәм авыл җирлегендә яшәү шартларын яхшырту буенча гамәлгә ашырылучы программалар турында сөйләде.

Авыл җирлегенә медицина кадрларын җәлеп итү турында да сүз кузгатылды. Элекке заманнарда медицина институтында белем алганнан соң, яшь белгечләрне берничә елга белгечләр җитешмәгән авылларга җибәрәләр иде. Хәзер вуз тәмамлаган яшьләрнең күбесе шәһәрдә һәм югары технологияләргә корылган медицина үзәкләрендә урнашып калырга тырыша. Президент, шулай ук, элекке вакытлардагы кебек, вуз тәмамлаган егет һәм кызларны белгечләр җитешмәгән урыннарга билгеләүне хуплавын, ләкин хокук белгечләренең моны кешенең иреген чикләү дип, кире кагуларын әйтте. Рөстәм Миңнеханов, әгәр дә кеше югары уку йортында дәүләт хисабына укып белем алган икән, белгечлеге буенча эшләргә яисә аны укыту өчен тотылган акчаны дәүләткә кире кайтарырга тиеш, дигән фикердә.

Реклама

-Моны чишү юлы бер - ул да булса, абитуриентларны вузларга максатчан туплау - бу очракта, егет һәм кызлар белем алганнан соң, үз районнарына һәм авылларына кайтып, шунда эшләргә тиеш. Безнең өчен берәү дә килеп эшләми, авылга белгечләрне җәлеп итү юллары турында уйларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгенге икътисади шартларда Татарстан республикасы бюджетына кагылышлы сорауга Президент болай дип җавап бирде:

-Әлбәттә, санкцияләр, банк өлкәсендәге киеренкелекләр, нефть бәясе төшү берникадәр хафага сала-салуын, ләкин миңа калса, без үзебезне-үзебез куркытабыз кебек тоела миңа. Газеталар яза, радио-телевидение сөйли... Ә чынлыкта исә, хәлләр алай ук куркыныч түгел бит. Төшенкелеккә бирелергә ярамый, оптимист һәм позитиврак булырга кирәк. Федераль Хөкүмәт тә төрле тармаклар буенча ярдәм итәргә тора.

Эш урыннарында кыскарту мәсьәләсенә тукталып, Рөстәм Миңнеханов, кадрларны кыскартырга ярамаганлыгын ассызыклады.

-Бүген кризиска сылтап, предприятиеләрдә эшләүчеләрне кыскарттык, ди. Бер ярты елдан белгечләр кирәк булгач, аларны каян аласың? Болай эшләү - дөрес түгел, - диде Президент. - Кризис дип инвестицияләрне, юл төзелешен туктатыйкмы? Йә булмаса, балалар бакчаларын ябыйкмы? Әле кичә генә мин балалар бакчалары төзергә кирәк, дидем, инде бүген аларны ябарга кирәк, димме? Юк, болай дөрес түгел.

Рөстәм Миңнеханов республикада туризм тармагын үстерү мәсьәләләренә дә кагылды. Ул, әлеге өлкәнең җитди инвестицияләр таләп итүче тулы бер индустрия икәнлеген ассызыклады. Президент, Россия буенча йөргәндә, республика һәм Казан турында бик күп уңай фикерләр ишетүен, бүгенге көндә Татарстанда туризмны үстерү буенча бик күп эшләр эшләнүен, алга таба да шулай дәвам ителәчәген әйтте. Журналистларның: "Сезнең

Татарстанда иң яраткан ял итү урыныгыз кая?" - дигән соравына Президент: "Әлбәттә, үзем туып-үскән авылым!" - дип җавап бирде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: