16+

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның якынлашып килүче Сабан туе бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне татар халык бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Күп гасырлар дәвамында ул татарлар өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булды һәм шулай булачак та. Халкыбыз кайда гына яшәсә дә, Сабан туе аларга...

Хөрмәтле татарстанлылар! Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне татар халык бәйрәме - Сабан туе белән чын йөрәктән тәбрик итәм! Күп гасырлар дәвамында ул татарлар өчен иң яраткан, шатлыклы һәм көтеп алына торган бәйрәм булды һәм шулай булачак та. Халкыбыз кайда гына яшәсә дә, Сабан туе аларга тамырларын барлау, иң күркәм сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Бу бәйрәм - милли мәдәниятебезне сугарып торучы, буыннар арасында рухи бәйләнеш булдыручы саекмас чыганак.
Ямьле Сабан туе бөтен халык мәхәббәтен казанды. Хәзер аны Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә дә уздыралар. Бәйрәм мәйданына барлык милләт һәм дин вәкилләре җыела. Бу безне берләштерә, татар мәдәниятен популярлаштыруга, тынычлыкны һәм иминлекне ныгытуга ярдәм итә.
Республика халкын азык-төлек белән тәэмин итүче уңган авыл хезмәтчәннәрен Сабан туенда тантаналы шартларда тәбрикләү, хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Алар, чынлап та, Сабан туеның данлыклы батырлары, мәшһүр мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән беррәттән, мәйдан түрендә урын алырга хокуклы.
Россия тарихы елында һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елында Сабан туен бәйрәм итү аеруча актуаль яңгыраш тапты. Татар халкының әлеге нурлы бәйрәме уртак рухи хәзинәгә әверелде, һәм Россиянең күпмилләтле мәдәнияте елъязмасында ныклы урын алды. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
Кадерле дуслар! Сезнең барыгызга да ихлас күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабан туе күңелләребезне шатлык нурына күмсен, җиңүләргә рухландырсын, яшәү дәрте бирсен!
PS. Инде хәбәр ителгәнчә, республика авылларында, район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә Сабан туйлары 10-12 июнь көннәрендә узачак. Чаллыда милли бәйрәмебез - 16 июньдә, Казанда 23 июньдә үткәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading