16+

Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча “Адмирал” сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җитәкли. Штабка Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан...

Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Адмирал" сәүдә үзәгендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтү буенча оператив штаб булдырылды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин җитәкли.

Штабка Башкарма комитет җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлекне саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе, Федераль миграция хезмәте вәкилләре керде.

Татарстан Республикасы Президенты вакыйга урынында җентекле эш алып барырга йөкләде. Моннан кала, Рөстәм Миңнеханов Казанның Башкарма комитетына "Адмирал" сәүдә үзәгендә эшчәнлекләрен алып барган эшмәкәрләрнең барысын да шәһәрнең башка сәүдә урыннарына урнаштырырга кушты. Зыян күргән эшмәкәрләрне урнаштыру өчен урыннарны бүген үк эзли башладылар. Хәзерге вакытта эшмәкрләргә шәһәрнең альтернатив сәүдә мәйданчыкларында 2300 буш урын тәкъдим итәргә әзерләр.

Әлеге ситуацияне чишәр һәм зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин, оператив шәһәр штабы әгъзалары һәм прокуратура вәкилләренең эшмәкәрләр белән очрашуы планлаштырыла. Очрашу 12нче март көнне 15.00 сәгатьтә Кече Мәскәү урамы,15 адресы буенча урнашкан Казан вертолет заводы мәдәният йортында булачак.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading