16+

Татарстан Россия өчен үрнәк

Республикада соңгы 25 елга нәтиҗә ясадылар.

Татарстан Россия өчен үрнәк

Республикада соңгы 25 елга нәтиҗә ясадылар.

Татарстанның заманча тарихында парламентаризм оешуына - 25 ел. Шул уңайдан, Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тантаналы җыен узды. Чарада төбәкнең соңгы егерме биш елда ирешелгән сәяси һәм социаль-икътисади үсеше хакында сөйләштеләр, әлеге өлкәдә өлешен керткән дәүләт эшлеклеләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен тәбрикләделәр.

Чарада 700дән артык кеше катнашкан. Алар арасында Россия Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Жуков, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шулай ук Россиянең Башкортстан, Саха-Якутия, Алтай, башка төбәкләре, Казахстан, Кыргызстан парламентлары вәкилләре, Белоруссия, Иран, Төркия һәм башка илләрнең Татарстандагы илчеләре, соңгы егерме биш елда республика парламенты эшчәнлегенә өлеш керткән дәүләт эшлеклеләре дә булган.

Узган гасырның катлаулы 90 нчы елларындагы үзгәртеп коруларны кичкән Татарстан, быел яңа тарихи чорга аяк басуга 25 ел тулуны билгеләп үтә. Шулай ук быел республиканың дәүләт төзелеше системасына, парламентаризм оешуына да 25 ел була. Татарстанның язмышы хәл ителгәндә киләчәк өчен иң мөһим карарларны кабул иткән дәүләт органы буларак, республика парламентының эшчәнлеге Россия тарихында аерым урын алып тора.

Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, закон чыгаручы һәм башкарма хакимиятләрнең берләшүе - республикада яңа елъязмага кергән соңгы 25 елның әһәмиятле нәтиҗәсе. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның суверенитеты турындагы Декларацияне, Татарстан Конституциясен, дәүләт символикаларын - байрак, герб һәм гимнын кабул итүне, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турында Килешү төзүгә ирешү хакында искә төшерде.

- Бүген без Татарстанның яңа дәүләтчелек тарихындагы мөһим эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Кыйблалар алышынган катлаучы чорда бөтен җаваплылыкны үз җилкәсенә салган республика парламенты карарлары бүген безгә сәяси һәм социаль-икътисади уңышларыбыз белән мактанырга мөмкинлек бирә. Татарстан бүген Россия Федерацияcе өчен терәк төбәкләрнең берсе, Татарстан Дәүләт Советының илдәге законнарны камилләштерүгә юнәлткән тәкъдимнәре югары бәяләнә. Шушы узган 25 елда Татарстанда гражданлык җәмгыяте төзелешенә зур игътибар бирелде. Бүген Татарстанны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Икътисади үсеш, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык, мәдәни кыйммәтләргә сак мөнәсәбәт төбәккә инвестицияләр җәлеп итәргә, алгарышлы проектлар тормышка ашырырга юллар ачты. Киләчәккә билгеләгән яңа максатларыбыз барысы да - Татарстанның иминлеген һәм үсешен тәэмин итү бурычын куя, - ди Рөстәм Миңнеханов.Федерация Советы рәисе Татарстан Дәүләт Советын Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Россия депутатларыннан котлаулар ирештергән Александр Жуков исә Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка республика парламентын һәм төбәкнең социаль-икътисади нигезен ныгытуга көч түккәне өчен РФ Дәүләт Думасы рәисенең Мактау грамотасын тапшырды.

Татарстан парламентаризмының 25 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы быел махсус Мактау билгесе булдырган иде. Тантаналы җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәүге Мактау билгеләрен Минтимер Шәймиев, Валентина Матвиенко һәм Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның түшенә такты.

Котлаулар моның белән генә бетмәде әле. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко белән Казан Кремлендә аерым да очрашты. Очрашу барышында яклар парламентаризм үсеше һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты. Валентина Матвиенко Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Федераль Җыены Советының 20 еллыгы уңаеннан гамәлгә куелган "Федерация Советы. 20 ел" медален тапшырды, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Россия Федераль Җыенының Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко:
- Татарстан инде бишенче тапкыр икътисади үсеш буенча Россия төбәкләре арасында - беренче, ә социаль үсеш буенча өченче урынны били. Бу - Татарстанның тырыш халкы, республика җитәкчелеге һәм Президентының уңышы. Татарстан гына түгел, ә бөтен Россия иминлеге өчен күп хезмәт куйган Минтимер Шәймиевнең республиканы һәрьяклап үстерүдә роле зур булды. Хакимият дилбегәсе Татарстанның бердәм командасына, Рөстәм Миңнеханов кулларына тапшырылганнан соң да вәзгыять үзгәрмәде. Рөстәм Миңнеханов республиканың алга таба зур адымнар белән үсешен тәэмин итүне дәвам итә. Казан һәм Татарстан көннән-көн танып булмастай үзгәрешләр кичерә, биредә яңадан-яңа инновацияле проектлар тормышка ашырыла. Дәүләт Советы исә бөтен программаларның законлы нигезен кайгыртып, нәтиҗәлелек өчен эшли.

Россия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Александр Жуков:
- Татарстанның тавышы Россиядә һәрвакыт ишетелеп тора һәм ул безнең өчен бик мөһим. Татарстанда дәүләт хакимияте, депутатлар корпусы һәм муниципаль хакимиятнең халык мәнфәгатен кайгыртып, бердәм шартларда эш коруы Россия өчен үрнәк булып тора.

Фото: president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading