16+

Татарстан Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели

Ил күләмендә кырыс икътисади шартлар хөкем сөрүгә карамастан, чит ил инвесторларының Татарстан Республикасына һәм аның лидеры булган Рөстәм Миңнехановка ышанычы көннән-көн арта. Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи катнашында узган әлеге чарада, Төркиянең төрле...

Татарстан Төркия белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели

Ил күләмендә кырыс икътисади шартлар хөкем сөрүгә карамастан, чит ил инвесторларының Татарстан Республикасына һәм аның лидеры булган Рөстәм Миңнехановка ышанычы көннән-көн арта. Бүген Казанның "Корстон" комплексында Татарстан-Төркия эшлекле форумы узды. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Төркия Республикасы икътисад министры Нихат Зейбекджи катнашында узган әлеге чарада, Төркиянең төрле...

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы белән барлык өлкәләрдә дә элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту яклы булуын әйтте һәм ике арада төрле юнәлешләрдә багланышлар җайга салынуын билгеләп узды. Шулай ук ул апрель аенда, Казанга Төркия парламенты рәисе килүе көтелүе, апрель ахырында исә Татарстан делегациясенең Анкарага барырга ниятләве турында хәбәр итте. Быел Казанда Россия һәм Төркия Хөкүмәте җитәкчеләре катнашында югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия советын уздыру да планлаштырыла.

-Төркия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, республика икътисадына кергән чит ил инвестицияләренең чиреге Төркия партнерларына туры килә. Без Төркиядәге партнерларыбызның Россия базарында эшләү өчен башлангыч мәйданчык итеп Татарстанны сайлавын телибез. Безнең моның өчен инфраструктурабыз булдырылган, без сезне киң хезмәттәшлеккә чакырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы "Алабуга" махсус икътисади зонасында Төркия компанияләре производстволары эшләвен дә әйтеп үтте. Бүген Алабугада тагын бер предприятие - синтетик юу чараларын җитештерү буенча "Хәят Кимья" заводы ачылды. Озакламый "Алабуга" махсус икътисади зонасында Төркиянең тагын ике производствосы ачылачак. «Алабуга» - Россиядәге иң уңышлы эшләүче инвестицияләр мәйданчыгы булып санала, ул дөньяның иң яхшы махсус икътисади зонасы Топ-40 на керә. Республикага керә торган барлык чит ил инвестицияләренең 85%ы «Алабуга»га туры килә.

Татарстан - «Алабуга» һәм «Иннополис» кебек ике зур махсус икътисади зонасы булган Россиядәге бердәнбер регион.

Бүгенге көндә Ford Sollers, Air Liquide, Rockwool, Sisecam, Hayat Group кебек дөньякүләм танылган эре брендлар «Алабуга» махсус икътисади зонасына ышаныч белдерә. Хәзерге вакытта "Алабуга"да 89 предприятие эшли, 5 меңнән артык эш урыны булдырылган, алга таба тагын 12 мең эш урыны булдыру планлаштырыла. «Алабуга» махсус икътисади зонасының үсеш стратегиясе буенча 2020 елга кадәр җәлеп ителгән резидент компанияләренең санын 120 гә җиткерү планлаштырыла. Алар 360 млрд. сум инвестиция кертәчәк.

2014 елда Татарстан Республикасы инвестицияләр буенча Россия Федерациясе субъектлары арасындагы иң яхшылар бишлегенә керде. Инвестицияләр күләме буенча Татарстан Идел буе Федераль округында - беренче, Россиядә бишенче урында.

Фото: intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading