16+

Татарстанда 3 миллион 50 мең тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 3 миллион 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58 процент) җыеп алынган.

Татарстанда 3 миллион 50 мең тонна ашлык суктырылган

Татарстанда 3 миллион 50 мең тонна ашлык суктырылган, игеннәр 860 мең гектар мәйданда (58 процент) җыеп алынган.

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Министр агымдагы атнада һава торышының бөртеклеләрне җыеп алу өчен уңайлы булуын ассызыклады - 5 көн эчендә 900 мең тоннадан артык ашлык суктырылды. 10 районда 100 мең тонна һәм аннан күбрәк уңыш җыеп алдылар. Иң югары күрсәткечләр Зәй (128,5 мең тонна), Буа (121 мең тонна) һәм Сарман районында (116,5 мең тонна).
Уракта Бөгелмә, Кама Тамагы, Менделеевск һәм Тукай районнары «экватор»ны үтмәгән әле, бу районнарда 45-49 процент мәйданда урып-җыю эшләрен башкарасы бар.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, Зәй районында - 33 (12,2 мең гектар), Чистай районында - 31 (15,2 мең гектар), Нурлат районында - 34 (10,6 мең гектар), Апас, Әлки һәм Алексеевск районнарында 35әр процент мәйданда игеннәрне урып-җыясы калды.
Республикада уңыш гектарыннан уртача 35,9 центнер тәшкил итә, бу - узган елга караганда 8,8 центнерга артыграк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading