16+

Татарстанда ел башыннан авыл халкыннан 3,5 млрд сумлык продукция сатып алынган

Бу узган елның әлеге чорына карата 111 процент тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 7 мең тонна ит сатып алынган.

Татарстанда ел башыннан авыл халкыннан 3,5 млрд сумлык продукция сатып алынган

Бу узган елның әлеге чорына карата 111 процент тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 7 мең тонна ит сатып алынган.

Авыл кешеләре 83 мең тонна сөт саткан. Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән продукция сатып алу дәвам итә. 1,1 мең тонна бәрәңге алынган. Моннан тыш, шәхси хуҗалыклар ярдәмендә йон һәм күн чималы да әзерләнгән.

Татарстан Кулланучылар кооперативы агымдагы ел нәтиҗәләре буенча авыл халыкыннан 5 миллиард сумлык продукция сатып алырга ниятли, бу былтыргы белән чагыштырганда берникадәр күбрәк.

Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре шикәр чөгендерен җыеп бетерү эшләре белән мәшгуль. Татарстанда 1,7 миллион тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, бу гомуми мәйданның 85 процентын тәшкил итә. Бер гектардан 349 центнер тамыразык җыеп алына. 9 мең гектар мәйданнан уңышны җыеп аласы калган.
Сүз уңаеннан: быел Татарстанда 6 мең тонна бал җитештерелгән. Узган ел бу продукт күләме 6,4 мең тонна тәшкил иткән. Умарталыкларның продуктлыгы кимүен узган җәйдә һава шартлары уңай булмавы белән бәйле, дип саный белгечләр. Әмма бу бал кортлары гаиләләрен арттыруга йогынты ясамаган, быел аларның саны 248 меңгә җиткән, бу. узган елга караганда, 2 меңгә күбрәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading