16+

Татарстанда гражданнар оборонасы айлыгы башланды

Татарстан Хөкүмәте карары һәм республиканың гражданнар оборонасы җитәкчесе әмере нигезендә, республикада 2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр гражданнар оборонасы айлыгы уза.

Татарстанда гражданнар оборонасы айлыгы башланды

Татарстан Хөкүмәте карары һәм республиканың гражданнар оборонасы җитәкчесе әмере нигезендә, республикада 2 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр гражданнар оборонасы айлыгы уза.

Хәбәрне халыкка массакүләм тарату 5 октябрьдә үткәрелә.

- Бернинди дә куркуга бирелергә кирәкми. Казанда сирена тавышлары булмаячак. Шәһәрләрдә фатирлардагы домофоннарда: "Игътибар! Хәбәр тарату тикшерелә" дигән аваз гына яңгыраячак, кайбер торак пунктларда сирена да кулланылырга мөмкин. Бу планлы өйрәнүләр, мондый чаралар Чехиядә ай саен үткәрелә, - дип тынычландырды Татарстанның гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы эшләре буенча министр урынбасары Олег Степущенко "Татмедиа" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.

Әгәр, интернет челтәре, кәрәзле телефон аша хәбәр килсә, шәһәрләрдә һәм авылларда сирена тавышы яңгыраса, шунда ук телевизорны яки радионы кабызып, хәбәр тыңларга кирәк.
Айлык барышында республикадагы торак пунктларда халыкка су басу, янгын һәм башка гадәттән тыш очракларда ничек саклану чаралары күрергә кирәклеге турында аңлатылачак.

- Җир йөзендә атом коралы бар. Илләр бу дәһшәтле коралны сугышларда кулланырга теләми. Сугыш чыга калса дип, әле СССР чорларында ук заводларда җир асларына яшеренү корылмалары ("бомбоубежище") төзелгән. Шәһәрләрдә халык күпкатлы йортларның, сәүдә үзәкләренең подвалларына, метро станцияләренә төшәргә тиешле була. Авылларда мондый очракларда бәрәңге базы, өй асты файдаланыла, - диде Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Илдар Гыйбадуллин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре гражданнар оборонасы айлыгының, фәкать, өйрәнү һәм искә төшерү максатларында гына үткәрелүен кат-кат искәрттеләр.




Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading