16+

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр буенча кулланучы мәктәбе эшли

Идарәче компания белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга, торак милекчесенең нинди хокуклары бар, акчаны ничек экономияләргә - бу һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы башка сорауларга җавапны "Бердәм Россия" партиясенең "Идарәче йорт - грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты аша алырга мөмкин.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр буенча  кулланучы мәктәбе эшли

Идарәче компания белән мөнәсәбәтләрне ничек корырга, торак милекчесенең нинди хокуклары бар, акчаны ничек экономияләргә - бу һәм торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы башка сорауларга җавапны "Бердәм Россия" партиясенең "Идарәче йорт - грамоталы кулланучы мәктәбе" проекты аша алырга мөмкин.

Кулланучы мәктәбендә лекцияләрне республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау идарәсе, Казан шәһәренең тарифлар, торак коммуналь хуҗалыгы комитеты белгечләре укый. Кураторы - Татарстаннан Россия Дәүләт Думасына сайланган депутат Александр Сидякин бу иң кирәкле проектларның берсе, дип саный. Әйтик, аның кысаларында икенче ел рәттән ишегалларында күршеләр көннәре уза, Татарстанда 500ләп күп катлы йортта идарәче компанияләрнең эшчәнлекләрен тикшереп тору өчен махсус советлар оешкан.

- Нәкъ менә шундый проектлар аркасында торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсе заманча, ачык, ышанычлыга әйләнә, - ди депутат.
Татарстанда әлеге мәктәптә теләгән һәркем бушлай укый ала. Сүз уңаеннан, ул эшли башлаганнан бирле ике ел эчендә Татарстанда 1300 кеше белемен тулыландырган да инде, ә ил буенча андыйлар саны 350 меңнән артык. Лекцияләр ике атнага бер тапкыр уза. Сораулар туа калса, «кайнар элемтә» линиясе дә эшли.
Алда әйтеп үтелгән 1300 татарстанлының кайберәүләре мәктәпкә кабат әйләнеп кайта. Бу аңлашыла да: торак-коммуналь хуҗалык тармагында һәрдаим яңалыклар булып тора бит. "Мәктәп"кә икенче тапкыр килгән күпкатлы йортның рәисе Наталья Савельева да законнар үзгәреп тора, яңа сораулар туа, шуңа белемне гел яңартып торырга кирәк, дип саный.

Яңа уку елында исә дәресләр татарстанлылар сораган темалар буенча оештырылачак. Төбәкнең Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге җитәкчесе, проектның координаторы Дмитрий Романов әйтүенчә, бу юлы төп темалар - тарифлардагы яңалыклар, электр энергиясен куллану, юридик законнарга кагылышлы булачак. Лекторлар Татарстан районнарына да йөри башлаган. Оештыручылар үсмерләр өчен махсус курс оештырып, 1 сентябрьдән мәктәпләргә чыгарга да уйлый.
Сүз уңаеннан, Татарстан - "Бердәм Россия" партиясенең барлык 23 федераль программасында катнашып, әле үзенең дә өстәмә 9 проектын гамәлгә ашыручы бердәнбер төбәк. Алар барысы да Миңнеханов стратегиясендә куелган мәсьәләләрне: халыкны социаль яклау, төбәктә сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый институтлар тармагы үсеше, татарстанлыларның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән.

Кулланучы мәктәбенә язылу өчен 8 (843) 236-29-97 номерына шалтыратыгыз. Курсларны узганнан соң укучыларга методик әдәбият һәм сертификат тапшырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading