Шәһри Казан

Татарстанда ун кеше энтеровирус инфекциясен йоктырган

Җәй башыннан бирле Россиянең күп кенә төбәкләрендә энтеровирус инфекциясен йоктыручылар турында хәбәрләр көн саен диярлек ишетелеп тора. Татарстанда да әлеге вирусны йоктырган 10 кеше теркәлгән. Энтеровируслы менингит белән авыручылар юк.

Реклама

Инфекция эләктерүчеләрнең җидесе Казанда теркәлсә, өчесе Арча, Мамадыш һәм Тукай кебек районнардан. Аларның барысы да хастаханәләргә урнаштырылган. Исегезгә төшерәбез, энтеровирус ул - вирусларның зур бер төркеме. Ул күптөрле авыруларны - кискен респиратор авырулардан башлап эч китүгә кадәр китереп чыгара ала. Әлеге вирус үзәк нерв системасына да зарар китерергә мөмкин. Энтеровирусның иң киң таралган һәм катлаулы формаларының берсе - сероз менингиты. Быел авыруны энтеровирусның 71 нче төре барлыкка китерә. Элегрәк ул Россиядә бик аз очраган, илнең көньяк өлешендә исә бөтенләй күзәтелмәгән. Балалар бу вируска карата аеруча нәзберек була. Теркәлгән авыру очракларының күбесе ачык сулыкларда коену белән бәйле. Шуңа күрә, инфекциядән саклану өчен, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенмагыз, бары тик кайнаган яки бутильләштерелгән су гына эчегез. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юып кына ашагыз, гигиена кагыйдәләрен һәрвакыт үтәгез, дип кисәтә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: