Россия кыргый капитализм юлына аяк басканнан соң коммунистлар яратып «чәйни» торган темаларның берсе - егерме елдан артык вакыт эчендә илдә барлык завод-фабрикалар да таланды, ә яңаларын төзүчеләр юк. Монда күпмедер дәрәҗәдә хаклык бар, әлбәттә. Казанда гына да элек дөньяга танылган заводларның күпмесе бүген яшәү белән үлем арасында тартыша.
Ләкин арада, Совет чорындагы масштабта ук булмаса да, яңа төзелгәннәре дә бар. Мәсәлән, әле күптән түгел генә Татарстанда, БДБ илләрендә беренчеләрдән булып, кремнийорганик материаллар заводына нигез салынды. Ул Казан синтетик каучук заводы биләмәсенә урнашачак. Яңа «КЗСК - Силикон» ААҖ заводы продукциясе, авиация белән фармацевтикадан алып, көнкүреш химиясе һәм азык-төлек сәнәгате өчен кирәк булган химик өстәмәләргә кадәр ихтыяҗны тулысынча капларга тиеш. Завод җитәкчелеге әйтүенчә, продукциянең сыйфаты Европада җитештерелә торганыннан ким түгел. Ә менә бәясе хәтта кытайларныкыннан да арзангарак төшәчәк.
«КЗСК - Силикон» Казан синтетик каучук заводы биләмәсендә метилхлорсилан - кремнийорганик продукция җитештерү заводы төзергә рөхсәтне әле узган елның октябрендә генә алды. Аның директоры Владислав Клиенков әйтүенчә, яңа заводның бөтен лицензия кәгазьләре инде имзаланган, җиһазлар сатып алынган, проектка 1,65 миллиард сум акча кертелгән. Заводны 2015 ел азагына инде эшләтә башлау күздә тотыла. Ләкин төзелешне дәвам итү өчен, тагын 5,7 миллиард сум акча кирәк. Хәзер финанслау мәсьәләсе буенча Внешэкономбанк һәм Сбербанк белән сөйләшүләр алып барыла.
Владислав Клиенков әйтүенчә, метилхлорсилан, химик компонент буларак, сәнәгатьнең бик күп тармакларында кулланыла. Аны шампуньга да кушалар, косметикада да кулланалар, әйбер пешерү өчен аңардан силикон формалар да ясыйлар. Ә инде җитдирәк тармакларга килгәндә, аны резина-техник эшләнмәләрне майлау өчен кулланалар, бораулаганда измәгә су этәргеч катнашма буларак кушалар, шулай ук ул йортлар төзегәндә плитәләр арасына герметик буларак сылау өчен дә менә дигән материал. Самолетлар һәм ракеталар җитештерү сәнәгатендә дә аңа сорау зур. Кремнийорганиканы азык-төлек сәнәгатендә һәм фармацевтикада азыкка һәм дару төймәләренә өстәмә буларак та кулланалар.
Әлегә андый компонентлар, Россиядә генә түгел, БДБ илләренең берсендә дә җитештерелми. Ул тулысынча чит илләрдән сатып алына. Россиянең үзендә генә дә бүген аңа ихтыяҗ 50 мең тонна чамасы. Ә дөнья күләмендә бу сан ел саен 4 миллион тонна тәшкил итә.
Бездә ул күпме җитештереләчәк - әлегә бу турыда мәгълүмат юк. Ләкин завод җитәкчелеге әйтүенчә, Россиянең һәм чит илләрнең күп кенә шин, электр кабельләре, силиконлы изоляторлар җитештерү компанияләре, фармацевтика заводлары белән инде үзара килешүләр төзелә башлаган. Кыскасы, продукциягә сорау зур. Монда аның үзкыйммәте базардагыдан түбән булуы да роль уйный. Продукциянең төренә карап, бер килограммы 2 доллардан 10 долларга кадәр җитәргә мөмкин.
«Татхимфармпрепараты» ААҖнең үсеш буенча директор урынбасары Александр Анисимов әйтүенчә, кремнийорганика дөрестән дә бүген фармацевтикада гаять зур сорауга ия. Әгәр дә ул бездә җитештерелә башлый икән, бу Россиянең фармацевтика тармагын аякка бастыруга да зур этәргеч бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар