16+

Татарстанга 30 градуслы салкыннар килә

Якын көннәрдә Россиянең Европа өлешендә һаваның тагын да салкынаюы көтелә.

Татарстанга 30 градуслы салкыннар килә

Якын көннәрдә Россиянең Европа өлешендә һаваның тагын да салкынаюы көтелә.

Кар диңгезе зонасыннан килгән салкын арктик һава Россиянең 51 субъектына, шул исәптән Идел буе өлкәсенә дә килеп җитәчәк. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 30 градуска, кайбер урыннарда 34кә кадәр төшәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Ә көндезләрен термометр баганасы 20-25 градус салкынлыкны күрсәтәчәк.
Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый суык чорда куркынычсызлык чараларын күрергә кирәклеге турында кисәтә. Табиблар исә, салкынга чыгып туңмас һәм өшемәс өчен, урамга кирәк булганда гына чыгарга, чыккан очракта да анда озак булмаска, тукталышларда тик басып тормаска, актив хәрәкәтләнергә киңәш итә. Җылы итеп, өс киемен берничә кат кигәндә туңмассыз, аякларыгызга йон оекбашлар, кулларыгызга җылы бияләйләр киегез. Битегез агарганын сизсәгез, аны кар белән ышкырга ярамый, шул урынга җылы бияләегезне куеп торыгыз.
Өшү, дигәннән: узган атнада артык туңып кул-аякларын өшеткән 54 казанлы табибларга мөрәҗәгать итәргә өлгергән дә инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X