Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрде. Республиканың кайбер районнарында инде беренче кар да төште.
Скопировать ссылку
Татарстанда һава торышы сизелерлек үзгәрде. Республиканың кайбер районнарында инде беренче кар да төште.
Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә районнарында яшәүчеләр беренче кар фотоларын социаль челтәргә урнаштырды. Фотоларга караганда, чын кыш диярсең. Азнакай районында яшәп ятучы газета укучыбыз Илдар Исмәгыйлев тә җибәрде безгә ак кар астында калган авылны.
- Кар чыннан да нык яткан. Әле хәзер дә явып тора, - ди ул.
Синоптикларның әйтүләренә караганда, 8-11 октябрь көннәрендә республикада явым-төшем көтелә, көчле җил, буран чыгачак, күз күреме 1000 метрга кадәр кими, юлларда бозлавык хасил була. Һава температурасы да түбән төшә, бүгеннән төнлә - 2 гә кадәр суытачак. Ял көннәрендә термометр баганасы -4 һм -5не күрсәтәчәк. Әлеге уңайдан Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә җәйге резиналарын кышкысына күчерергә кирәклеге хакында кисәтә. Идарәнең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы пропаганда бүлеге җитәкчесе урынбасары Хәйдәр Җиһаншин сүзләренчә, гадәти көннәрдә Казанда һәлакәтләр саны уртача 250 булса, беренче бозлавыкта - "калайчылар көнендә" аларның саны 350 тирәсе була, аннан да арткан очраклар бар.
- Аварияләр күбрәк борылышларда, эстакадада була, чөнки ул өстәрәк урнашканлыктан, анда җил йөри һәм боз да тиз ката. "Миллениум" күпере, Ленин дамбасында юл һәлакәтләре күп була. Белгечләр дә һава торышы 5 градустан төшкән очракта кышкы резинага күчәргә куша. Күпләр кышкы резинага иртәрәк күчсәң, ул тиз эштән чыга ди, аны куярга жәллиләр. Машинагыз белән берәр нәрсә булган очракта ул кыйммәткәрәк тә төшәчәк, ә сәламәтлегегез, гомерегез турында әйтеп тә торасы юк. Суыткач, шиномонтаж тирәсендә чират та хасил була. Хәзердән үк машина резинасын алыштырып куйсагыз, вакытыгыз чиратта да үтмәс. Октябрь ае безнең өчен куркыныч ай санала, караңгы тиз төшкәнлектән, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары 30 процентка арта. Юлларда сак булыгыз, - дип сөйләде безгә Хәйдәр Җиһаншин.
Ул шулай газета укучыларга тәрәзә юдырта торган сыекчаның да суыкта катмый торганына алыштырырга кушты.
Шиномонтаж хезмәткәрләре әйтүенчә, әлегә аларда су буе чират юк.
Комментарийлар