16+

Татарстанны Skolkovo Trend Awards премиясе белән бүләкләделәр

Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе Халыкара попечительләр советы утырышын үткәрде.

Татарстанны Skolkovo Trend Awards премиясе белән бүләкләделәр

Кичә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе Халыкара попечительләр советы утырышын үткәрде.

Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм ТР Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов катнашты.

Чараны ачып, Дмитрий Медведев искәртеп узганча, күптән түгел мәктәп ачылганга тугыз ел тулды. "Мәктәпне үстерү белән шөгыльләнгән һәм шөгыльләнүче һәркем, аңа үз интеллектын, иҗади сәләтен, үз акчаларын салучылар иң ихлас рәхмәт сүзләренә лаек, - диде Дмитрий Медведев. - Әлеге еллар эчендә мәктәптә 12 меңгә якын кеше укыган. Узган елда гына да биредә 3 меңләп кеше белем алган, өстәвенә, аларның яртысы Россия һәм халыкара бизнес рейтингы исемлекләренә керүче зур компания хезмәткәрләре".

Утырыш барышында Татарстан вәкилләре уртак укыту программаларын тормышка ашыру кысаларында Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Илдар Халиков республикада дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне укыту буенча эш юнәлешләре хакында сөйләде, шулай ук Татарстанның җитәкчелек составын укыту программаларын тормышка ашыру барышы турында бәян итте.

Искәртеп узабыз: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2015 елда "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе тарафыннан Татарстан Республикасы министрлык, ведомство һәм муниципаль берәмлекләре җитәкчеләрен "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" темасы буенча укыту үткәрә. Программада 70 кеше катнаша. Укыту барышында зур игътибар проект эшенә бирелә, аның тематикасы "2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеш стратегиясе" белән бәйле.

Әлеге проектны тормышка ашырган өчен Татарстан Skolkovo Trend Awards премиясенә лаек булды.

Лауреатларга премияләрне Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев тапшырды. Ул бу чара "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе тарихында беренче тапкыр уза дип искәртеп узды һәм бөтен лауретларны тәбрикләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

tatar-inform.ru


Фото: government.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading