16+

Таяк системасы бетәчәк!

Кичә видеоконференция режимында РФ Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда «РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында дисциплинаның торышы» мәсьәләсе каралды. ТР Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә журналистлар бу утырышны экраннар аша күзәтте.

Таяк системасы бетәчәк!

Кичә видеоконференция режимында РФ Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең чираттан тыш утырышы булды. Анда «РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында дисциплинаның торышы» мәсьәләсе каралды. ТР Эчке эшләр министрлыгы идарәсендә журналистлар бу утырышны экраннар аша күзәтте.

РФ эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, Казанда «Дальний» полиция бүлекчәсендәге җәмәгать тәртибен саклаучылар тарафыннан кылынган җинаятьне күздә тотып, үзенең чыгышында: «Мондый кешеләр икеләтә җинаять кыла. Бер яктан, алар - җинаятьче, икенче яктан, алар үзләре дә закон сагында торалар. Алар полициядә намуслы хезмәт итүчеләргә дә тап төшерә. Кызганыч, мондый очраклар бер генә түгел. Хезмәткәрләр арасында да кисәтү эшләре алып барырга кирәк. Һәр җитәкче үзенә буйсынучылар өчен җавап бирергә тиеш. Җитәкче эшләргә өйрәтергә дә, әйтеп җибәрергә дә бурычлы. Хезмәткәрләрегез белән сөйләшергә, аралашырга вакыт табыгыз. Җинаять кылучы полиция хезмәткәрләре - сатлыкҗан. Мондый гамәлләр дәшмәгән җитәкчеләр аркасында эшләнә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрендә җинаять түгел, закон бозу да булмаска, алар закон бозуны гомумән күралмаска тиеш. Хәзер безгә сайлап алу белән җитди шөгыльләнергә кирәк», - дип билгеләп үтте.
ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров башта рәсми версияне һәм күрелгән чаралар, куылган җитәкчеләр турында сөйләп үтте. «Дальний» полиция бүлекчәсенең башка хезмәткәрләре дә яңадан аттестация узачагын белдек. «Үз өстемнән җаваплылыкны төшермим. Нинди генә җәза бирсәгез дә, мин әзер», - диде Ә.Сәфәров. Федераль министрның берничә авыр соравына җавап биргәннән соң, видеотрансляция сүнде. Ахырдан гына Рәшит Нургалиев тарафыннан Әсгать Сәфәровка шелтә белдерелүе турында белдек.
Утырыштан соң, бер төркем журналистлар каршына РФ эчке эшләр министры урынбасары Сергей Герасимов, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров чыкты.
Сергей Герасимовның әйтүенчә, бу «чп»дан соң Татарстанда таяк системасы бетереләчәк һәм алдагы ел «уңышлары» белән чагыштырылу туктатылачак.
Сүз уңаеннан, кичә Эчке эшләр министрлыгы бинасы каршында ризасызлык белдерү акциясе үтте. Катнашучылар үзләре белән шар итеп кабартылган 10га якын шампан шәрабы шешәләре тоткан булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading