16+

«Тайдым. Егылдым. Айнысам – гипс!»

Леонид Гайдайның барыбызга да таныш фильмындагы бу канатлы сүзләр соңгы арада казанлылар өчен аеруча актуаль яңгырый. Озакка сузылган үтә дә җылы кышны раштуа суыклары алыштырды да куйды, урамдагы юеш тротуарлар, автомобиль трассалары тоташ шугалакка әверелде.

«Тайдым. Егылдым. Айнысам – гипс!»

Леонид Гайдайның барыбызга да таныш фильмындагы бу канатлы сүзләр соңгы арада казанлылар өчен аеруча актуаль яңгырый. Озакка сузылган үтә дә җылы кышны раштуа суыклары алыштырды да куйды, урамдагы юеш тротуарлар, автомобиль трассалары тоташ шугалакка әверелде.

Пенсия яшендәге апам хәзер ипи алыр өчен дә урамга чыгарга курка, дус-ишләре белән телефоннан сөйләшкәндә дә сүзләре гел бозлавык мәсьәләсенә килеп төртелә. Бер-берсен: «Тышта аяк баса торган да түгел, бик хәтәр, берүк карап йөрегез!» - дип бертуктамый өркетеп, кисәтеп кенә торалар. Татар халкының «бәла аяк астында» дигән әйтеме дә кышкы бозлавык вакытында тугандыр, мөгаен. Зур шәһәрдә яшәү темпы аяк астына карап йөргәнеңне көтеп тормый бит, әнә автобусларның ишекләре ачылырга да өлгермәс борын, китеп тә баралар. Яңарак кына үзем дә тукталышка барганда аяк таеп китеп артка утырган идем. Шөкер, имгәнүдән Аллаһ саклады. Казанда һәр сәгать саен ким дигәндә берәрсе егылып аяк-кулын имгәтә дисәм дә, ялгыш булмас. Халык арасында, шәһәр травмпунктлары шыплап тулган, кабул итеп өлгерә алмыйлар икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри.

Тотылган симулянт
Хәлнең ни дәрәҗәдә «форс-мажор»га әйләнүен күреп кайту нияте белән беркөн иртән Казанның Совет һәм Вахитов районнары өчен уртак булган (Гадел Кутуй урамы, 48 нче йорт) беренче травматология пунктына юл алдым. Мин бинага барып кергәндә, 9 тулып килә иде. Хәйләсез - дөнья файдасыз, диләр бит, типик «зыян күрүче» буларак регистратурага мөрәҗәгать иттем. «Егылып кулымны авырттырдым, кемгә күрсәтергә икән?» - дим. Алтынчы бүлмәгә юнәлергә куштылар. Бүлмә ишеге каршында биш-алты кеше утыра. Чират алдым һәм бәхетсезлек буенча «коллегалар»ны сөйләштерә башладым.
...Әнисе янында иркәләнеп торучы кулына гипс салынган малайга 8 яшьләр тирәсе булыр. Хәленә кереп: «Кайда шулай авырттырдың соң?» - дип сорау бирәм, «Ишегалдында уйнап йөргәндә таеп киткән дә дөрес таянмыйча сындырган. Кул чугына операция ясатырга туры килде. Рентгенга төшәргә килдек әле, дөрес төзәлсә ярый инде», - ди Эдуардның әнисе, хафаланып, улын киендергән уңайга. Янәшәмдә утыручы Сергей беркөнне аягы таеп йөзтүбән егылган. «Авыртыр да бетәр, дигән идем, һаман сызлый, кабыргам сынмаганмы икән дип шикләнәм», - ди күренергә килгән минем яшьләрдәге егет. Ә менә култык таягы белән утыручы Илдар: «Мин күнеккән инде, өченче кат авариягә эләгәм, тагын аякны авырттырдым», - дип, үзенең чире турында сарказм белән сөйли.
Минем дә чират килеп җитте. Килешен китереп, җайлап кына курткамны салдым да табиб бүлмәсенә кердем. «Ни булды?» - ди бу. «Егылдым! - дип, сул кулның беләзеген күрсәткән булам. - Минем кебекләр күп киләдер инде сезгә?» Полис номерларын язып утыручы ханым: «Бүген азрак әле, менә кичә күрсәгез иде! - дип телгә килде. - Бер газета Киров районы травмпунктындагы табибларның «көненә иллешәр кеше кабул итәбез», дип зарлануын яза. Менә бездә эшләп карасыннар, ике зур районга бер травмпункт. Көнгә йөз-йөз егермеләп киләләр монда», - дип авыр сулап куйды. Ул арада табиб Александр Беляков сау-сәламәт, шешү түгел, кызарган җире дә булмаган кулны утка кертә: «Моннан авыртамы? Ә моннан?» Теге тотынган саен сикереп куям. «Нәрсә мине куркытасыз? Тик кенә торыгыз!» - ди бу. Маташа торгач, мин «авырта» дигән урынга тамга салып, рентген бүлмәсенә җибәрде.
...Ишек төбендә җиденче дистәсен ваклап килүче бер карчык ниндидер майлар сыланган, ямьсез кабарынып торган уң кулын сак кына икенче кулына салган көе үз чиратын көтеп утыра. «Гипс салдырырга килгәнсездер инде?» - дип сүз каттым. Янәшәсендәге чама белән утыз яшьләр тирәсендәге ир (улы булгандырмы, оныгымы): «Киресенчә, гипсны инде алдык. Дөрес ялганганмы икән дип рентгенга төшертергә алып килдем», - дип җавап кайтарды. «Азино-1»дә, Хәйдәр Бигичев урамында яшәүче Зәйнәп әби Газизова кулын инде 19 декабрьдә үк, өй янындагы кибеттән кайтып барганда егылып сындырган булган. «Карт сөяк бик авыр төзәлә шул, улым. Таеп китеп чартлап барып төштем, врач «осколочный перелом», диде. Соң үзегез күреп торасыз бит, боз вату түгел, юлга юньләп ком да сипмиләр. Әле ярый караучыларым бар. Минем яшьтә берүзе яшәп ятучы карчык шулай имгәнсә, нишли? Аш та пешереп ашый алмый бит!» - дип зарланды әби. Рөхсәт сорап фотога да төшердем үзен.
Рентгенга төшкәч, кырыена маркер белән «Гилязов» дип язып куелган сәламәт сөягемнең фотосурәтен кулга алып кире табибка юнәлдем. Ишектән кергән уңайга документ тутыручы ханым: «Больничный язабызмы? Эш урыныгыз кайда?» - дип сүз катты. Исәбем, рентген сурәтен табибның кулына тоттырып, аны фотога төшерү һәм инде берничә соравыма журналист буларак җавап алу иде: «Газетада эшлим. Бу айда сезнең травмпунктка урамда таеп егылу сәбәпле имгәнеп мөрәҗәгать иткән пациентлар күп булдымы?» - дигән идем, Александр Борисовичның йөзе кинәт үзгәреп китте. «Безнең мондый сорауларга җавап бирергә хокукыбыз юк. Мөдир белән сөйләшегез! Кычытмаган җирегезне кашып, үз теләгегез белән нурланыш алып йөрмәсәгез!» - дип, ачулана-ачулана, травмпункт мөдире бүлмәсенә озатты. Рентген фотосы белән дә хушлашырга туры килде. Мөдирнең исә җавабы тагын да кыска булды: «Эшләргә комачау итеп йөрмәгез! Сорауларыгыз була икән, башта шәһәрнең сәламәтлек саклау органыннан рөхсәт алыгыз!» - диде ул.
...Мин бу бинада бер сәгать чамасы гына булганмындыр. Кайтырга ниятләгән чагымда дежур табиб бүлмәсе ишеге каршында чиратка унлап «фигуралы шуучы» җыелып калды.

Таеп егылсаң, кемне гаепләргә?
Имгәнүчеләр арасында төрлечә уйлаучылар бар. Берәүләр үз хәлен язмыш сынавы яки гөнаһлары өчен бирелгән җәза итеп кабул итсә, икенчеләре үз фаҗигасендә бөтен дөньяны гаепли, аеруча җитәкчеләрнең тетмәләрен тетә. Аяк асты чиста булса, аек акыллы адәм баласы тигез юлдан барганда таеп егылмый бит инде ул. Утсыз төтен булмаган кебек, һәр нәрсәнең ачык сәбәбе бар. Димәк, кемдер үз вазифасын вакытында җиренә җиткереп башкармаган яки өлгермәгән. Ни дип сөйләнсәк тә, безнең илдә хуҗасыз бер генә тамчы җир кисәге дә юк. Автомобиль юлы икән, ул шәһәр хакимияте, муниципалитет карамагында. Шуңа күрә аны юл хезмәткәрләре чистартырга тиеш. Йорт ишегалды тайгак икән, бу - ишегалды җыештыручының кулы җитмәү нәтиҗәсе. Хәер, кайбер ишегалларының җыештыручысы бөтенләй булмаска да мөмкин. Аларны булдыру һәм эшләтү бурычы торак белән идарә итү компанияләре өстенә йөкләнгән. Ә шәхси йорт хуҗасы, яки эшмәкәр үз оешмасы ишегалдындагы биш метр аралыкны, яисә якындагы бордюрга кадәр сузылган юлны пөхтәлектә тотарга бурычлы. Бу шартны үтәмәгән өчен штраф каралган. Үз әйләнә-тирәсен чистартмаган физик затларның кесәсе - 30 меңгә, ә юридик затларныкы 200 меңгә кадәр бушарга мөмкин. Ә менә егылып имгәнүчеләргә, сәламәтлеген какшаткан өчен, юлны чистартмаучыларның гаебен дәлилләп, компенсация түләттерү шактый күңелне кайтара торган озын процесс, бу мәсьәләдә тиз генә уңай нәтиҗәгә ирешермен димә. Һәрхәлдә, берәр иминиятләштерү компаниясендә теркәлгән булу зыян итми. Ә иң дөрес вариант ышанычлы аяк киеме киеп, сакланып йөрергә һәм ничек тә егылмаска тырышырга.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading