Тамашачы театрлар фестивален һәр елны көтеп ала. Ул быел уникенче тапкыр узды. Үзләренең талантларын күрсәтергә башкалабызга унбиш театр коллективы килде. Болардан тыш, быел чит өлкәләрдән дә фестивальдә катнашучылар артты. Свердловск өлкәсендә, Воркута, Владивосток һ.б. шәһәрләрдә эшләгән режиссерлар үз спектакльләрен кассеталарга яздырып җибәрде. Быел һәр коллектив үзләренең театр шәҗәрәсен дә төзеп...
«Идел-йорт» Төбәкара театр фестивален быел арчалылар ачып җибәрде. Алар тамашачы хозурына тәкъдим иткән «Саташу» спектакленең премьерасын аның авторы Туфан Миңнуллин үзе дә яратып кабул иткән иде. Шуңа күрә, әлеге спектакльне фестивальгә алып килүләре очраклы түгел. Бөгелмәлеләр исә үзләрен борчыган проблеманы сәхнәдә дә күтәрергә булганнар. Наркоманиягә каршы көрәш темасын яктыртты алар. Тормышта да андый ямьсез күренешләрдән туйгангамы, тамашачы мәхәббәтен яулый алмады ул спектакль. Ш. Хөсәеновның кукмаралылар тарафыннан куелган «Әни килде» әсәре һаман күз алдыннан китми. Темасы мәңге искерми торган бу әсәрне сәхнәләштергәндә Рамил Сәләхетдинов яңа алымнар уйлап тапкан. Жюри тарафыннан да аның хезмәте югары бәяләнде. Заманында үзенең хезмәт юлын шушы театрны торгызуга багышлаган шәхесләрнең берсе - профессор Фоат Галимуллинның, якташларын караганнан соң: «Сез шундый итеп уйнадыгыз ки, бу спектакльне элек күпме караган булсам да, елап утырдым», - дип белдерүе очраклы түгел. Чын мәгънәсендә кирәк урында елата да, кирәк урында елмайта да ул спектакль.
Азнакайлылар К. Тинчуринның «Казан сөлгесе» белән чыгыш ясады. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гата Ялалов җитәкләгән әлеге коллективта да осталар шактый. Һәркайсы милли киемнәрдән уйнавы белән дә үзенчәлекле булды алар.
Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» халык театры, башкалардан аермалы буларак, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чыгыш ясады. Х.Ибраһимның «Көтәм сине, әнием» дигән спектаклен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф сәхнәгә куйган. Биредә егетләр, үзләренең уеннары белән бергә, көчле пластикалары белән аерылып тора. Әсәр олысына да, кечесенә дә тәэсир итми калмый. Анда бүгенге тормышның ямьсез күренешләре, гыйбрәтле хәлләр сурәтләнгән.
Башкортстанның Яңавыл районы халык театры К.Мәргәннең «Шомбай» комедиясе белән катнашты. Халык әкиятенә таянып язылган бу әсәр беркемне дә битараф калдырмагандыр, чөнки халыкның моңлы көйләре дә, уен-көлке дә бар анда.
Мөслим халык театры узган гасырның 70 нче елларында ук оешса да, фестивальдә әле беренче тапкыр гына катнаша. Коллектив Аманулланың «Моңлы ядкарь»е белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Режиссеры Зөлфия Фәхретдинова образларны бер-берсенә охшатмаган. Артистларның уены ихлас. Декорацияләренең матурлыгы белән дә аерылып торды алар.
Балык Бистәсе районы халык театры Д.Салиховның «Каравыл, коткарыгыз!» әсәрен сәхнәләштергән. Режиссер Рифкат Галиев сәнгать өчен җан атып йөрүчеләрнең берсе булгангадыр, коллективка да талантлы яшьләрне туплый алган. Аеруча артистлар уенына игътибарны юнәлткән ул.
Фестивальдә иң куандырганы шул булды: спектакльләрдә катнашкан һәр артистның театрны яратуы, образының язмышын тамашачыга йөрәге аша җиткерергә тырышуы күренеп тора. Соңгы вакытта кайбер театрлар читтән берәр профессиональ режиссер чакыртып куйдырта башлады. Кызыксындыру чарасы булгангамы, театрларның үсеш дәрәҗәсе елдан-ел арта баруы күзәтелә. Алар зур җаваплылык тоеп эшли.
Жюри рәисе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров үз фикерен болай дип белдерде:
- Быел фестивальдә зур үзгәреш, чөнки һәрберсе үзенең талантлы булуын аңлатырга тели. Һәркайсы зур омтылыш белән килә. Хәтта иң яхшысын сайлап алуы да авыр. Тагын ике-өч ел эшләсәләр, халык театрларында зур күтәрелеш булачак. Театрлар эшчәнлеге белән телебез саклана, әдәбиятка хөрмәт арта. Бу - республика өчен иң кирәкле нәрсә. Театрлар булган җирдә татар милләте югалмый. Аларда горурлык хисе уята. Бу фестивальне Россия күләменә күтәрергә кирәк. Аны оештырган өчен, Мәдәният министрлыгына рәхмәт. Әлеге күркәм гадәтне киләчәктә дә сакларга кирәк.
Мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова әйтүенчә, театрлар, шәҗәрәләрен төзегәндә, үзләре өчен ачышлар да ясаганнар. Кайберләренең бабалары да театрда уйнаган булган Башкортстанның Яңавыл театры коллективы үзләре турында китап та бастырырга өлгергән. Без исә ул эшне башкаларга киләсе ел өчен генә йөкләдек. Шунысы сөенечле, без инде хәзердән үк киләсе ел өчен булган спектакль карый башладык. Халык театрлары катлаулы спектакльләрне дә алырга курыкмыйлар. Халыкның бу театрларга яратып йөрүе дә аларны үстерә торгандыр дип уйлыйм. Хөкүмәт тә соңгы берничә елда аларга зур бүләк әзерли башлады.
Шунысын да әйтергә кирәк, фестиваль барышында камаллылар һәр театрга үзләренең бүләкләрен тапшырды. Театрларга йөргән тамашачы арасында иң өлкәне 93 яшьлек Борхан абый булса, иң яше 3 яшьлек Алия иде. Шулай ук иң яшь гаиләләрне дә билгеләп үттеләр. Әлегә фестивальнең Гран-при иясе билгесез. Ул 10 декабрьдә
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә игълан ителәчәк һәм җиңгән театр үз спектаклен күрсәтәчәк. Җиңүче коллектив Казаннан автобус белән кайтып китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар