16+

Тел язмышы маймылныкыннан аянычрак

Тел язмышы маймылныкыннан аянычрак

Гаҗәеп хәл: кешелек азмы-күпме дәрәҗәдә әйләнә-тирә мохитне, табигатьне, үсемлек-хайваннарны сакларга кирәклеген аңлый башлады. Безне һава, су, туфракның торышы борчый, китлар, маймылларның сирәк төрләрен югалтмаска теләп, төрле чаралар күрәбез, уссурия юлбарысларын саклап калдык, сирәк үсемлекләрне кызыл китапка кертәбез, милли кухня, гореф-гадәтләрне торгызабыз, таратабыз. Ул гына да түгел, архитектура һәйкәлләрен, тарихи-истәлекле урыннарны югалтудан куркабыз. Әмма телләр язмышы, аларның бүгенге хәле һәм киләчәге кешелек өчен беренчел мәсьәлә булып тормый. Бүген-иртәгә тагын бер тел юкка чыккан дигән хәбәр килеп ирешсә, моңа берәү дә аптырап калмаячак. Белгечләрнең исәпләүләренә күз төшерсәк, бер дә күңелле картина килеп басмый күз алдына: шундый темплар белән барганда, XXI гасырда телләрнең 90 проценты үлеп баручылар рәтендә кала яки бөтенләй юкка чыга. Үсемлекләр-хайваннар дөньясында бу күрсәткеч 50 процент кына булачак. Ун телнең тугызы юкка чыкканда, ике маймылның берсе булса да исән калачак икән. Ни аяныч, телләр белән чагыштырганда, маймыл язмышы да бәхетлерәк.

Телләрнең юкка чыгу юллары төрле: кайбер җирле халыклар гомер кичергән җирләреннән куыла, икенчеләренә басып алучылар төрле авырулар алып килә - Төньяк Американың күп кенә һинд кабиләләрендә эчкечелек, Амазонка авылларында наркомания чәчәк ата. Халык кырыла икән, билгеле инде, аның теле дә, үзе белән бергә, кабергә юл ала. Телнең юкка чыгуына тагын бер сәбәп, монысы бәлки иң хәтәредер: азчылык күпчелекнең теленә тартыла, күп очракта ул тел абруйлы яки җәмгыять өчен кирәкле дип санала. Мисаллар бик күп, аның өчен әллә кая барып йөрисе юк. Телне сыеклый бару нәтиҗәсендә, өч буын алмашы барышында, ул юкка чыгачак икән. Бу вакыт аралыгында бөтенләй яңа төр кешеләр пәйда булганлыгы күптән билгеле, юкка гына Муса пәйгамбәр яһүдләрне 40 ел буена (бу гомер эчендә өч буын алмаша, менталитет үзгәрә) чүлдә йөртмәгән. Беренче буын гадәттә бер телле генә була, шуның бик азы гына төп телне (дәүләт теле) белә. Икенчесе исә ике телле: балалар туган телләрен әти-әнисеннән өйрәнә, урамда төп телдә сөйләшә. Өченче буын күпчелек сөйләшкән телне өйдә дә, урамда да куллана. Безгә бүген үз телебезне оныту, аны юкка чыгару өчен алда атап үтелгән бөтен «мөмкинлекләр» дә бар: эчкечелек, наркомания, телне сыеклау да шактый күләмдә.

Һәрнәрсә, иртәме-соңмы, җимешен бирә башлый, «өченче буын» вәкилләре бүген, кизәнеп торып, үзе утырган ботакка чаба. Социаль челтәрләрнең берсендә дуслыктагы ханым: «Ура! Ниһаять, татар телен мәҗбүри укыту бетереләчәк! Күпме түгелгән күз яше, ызгыш-талаш һәм мәктәптә, училищеда газап чигүләр - болар барысы да артта калды! Хәреф танымаган балаларга бит бакча яшеннән үк татар телен мәҗбүри өйрәтә башлыйлар. Бу кыерсытылу бетте. Мин эйфориядә бүген...» - дип язды. Моның кебегрәк сүзләрне элек тә ишеткән бар иде. «Балам белән русча гына сөйләшәм, үзем шул акцентым өчен күпме кимсендем, балам белән дә шулай булуын теләмим», - ди бер ялгыз ана. «Балабызны татар бакчасына бирмәдек, нигә аны җәфаларга?» - дигән иде икенче таныш. «Давани», «давати» дип үскән шәһәрнекеләр дә түгел, чеп-чи татар авылында туып-үсеп, шунда белем алып, татар мохитендә тәрбияләнгәннәр болар. «Мәҗбүри укытырга кирәкми, кем тели - шул укысын», - диләр. Ә башка фәннәрне без үз теләгебез белән укыйбызмы? Мәсәлән, инглиз яки башка чит телләрне өйрәнү укучы баланың теләге буенча түгел, ул мәҗбүри укыту программасына кертелгән. Кулына өлгергәнлек аттестатын тоттырганда, әлеге чит телдә кайсысы гына ике җөмлә җыештырып әйтә ала икән? Димәк, татар теле белән чит телләрне укыту бер үк дәрәҗәдә. «Кирәкмәгән телне өйрәтеп вакыт сарыф иткәнче, БДИга кирәкле фәннәр генә укытылсын», - дисең икән, чит телләрдән дә баш тарт, барыбер файдасы юк бит. Әмма берәү дә аңардан баш тартырга җыенмый, ул бит кирәкле тел, янәсе. Шул рәвешле, татар теле «кирәкмәс»ләр рәтенә баса. Кирәкле-кирәкмәс, мөһим булган һәм булмаган телләр юк, кешеләр кебек, алар да тигез хокуклы булып туа. Тел - аралашу чарасы гына түгел, аның аша халыкның мәдәнияте, тарихы, әдәбияты өйрәнелә, ә бу исә күпмилләтле җәмгыятьтә яшәүнең табигый һәм цивилизацияле ысулы. Телдән баш тартучылар боларның бөтенесен дә юк итәргә тырыша түгелме соң? Татарның өчмочмагы белән чәк-чәген, Сабан туен гына алып калып, аны себереп ташларга омтылумы? Бүгенге болгавыр заманда, фашизм кабат башын калкытырга омтылган чорда, «Бусы кирәкле, тегесе кирәксез» дип утырасы урынга, күпмилләтле җәмгыятьтә бер-береңнең телен, яшәү рәвешен аңлау һәм кабул итү мөһим түгелме соң? Мондый афәтләрдән мәктәп программасында мәҗбүри укытыла торган кайсы фән коткарып кала ала? Эксперимент рәвешендә генә Җир йөзендә үсемлекләр, хайваннар, пейзаж, ландшафтның берничә төрен генә калдырдык ди. Мондый тәкъдим үзе үк акылга сыймаслык бер хәл, тик яшәр өчен булган хәтлесе дә җитә дип уйлап, шундый адымга барсак, бертөрлелек, сорылыктан кешеләр зомбига әвереләчәк.


Күңелемдә менә шундый шатлык бар
Яхшы гына беләм мин үз телемне,
Дуслар белән сөйләшәм дус телендә;
Хөрмәт итә белгәч инде үз телем,
Хөрмәт итә белермен, дим, дус телен:
Күңелемдә менә шундый шатлык бар.

Юк, элемтә җебе генә түгел тел,
Тел - йөзең ул, тел - бабаң ул, тел - нәсел;
Хөрмәт итә белгәч, дим, үз нәселем,
Хөрмәт итә белермен дус нәселен:
Күңелемдә менә шундый шатлык бар.

Ирләр алар, дуслаша да, ир була,
Ир, ни телдә сөйләсә дә, ир була;
«Ир эчендә иярле ат бар», - диләр.
Ул ат минем сезгә сөйләр хәзинәм:
Күңелемдә менә шундый шатлык бар.

Рөстәм МИНГАЛИМ.


Тарих спираль рәвешендә кабатлана, диләр. Алда әйтеп үтелгән бертөрлелек, зомбилык чорын үттек түгелме соң инде без? «Башка регионнарда рус телен укыту бүтән дәрәҗәдә» диючеләр СССРда яшәгән шундый чорны сагынамы? Бөтен җирдә - Ригада, Кишиневта, Ташкентта, Владивостокта бертөсле йортлар, мәктәпләр, бер үк төрле мәктәп формасы, фикер сөреше дә бер үк булган, башкалардан берни белән дә аерылмаган совет кешеләре. Тоталитар режим, каты кул бәрабәренә генә тормыш дәрәҗәсе югары, сәясәттә тотрыклылык булса, СССР дип аталган империя бүген дә яшәр иде. Союздаш республикалар аерылып чыгып, үзбаш булып һәркем үз юлыннан атлаганда, демократия җилләре исеп, төп йортта калган башка милләтләр үз кыйбласын барлап, тарихын өйрәнеп, телен, мәдәниятен, әдәбиятын үстерергә омтылган бер чорда кинәт кенә кабат тоталитарлыкка кайтырга омтылу - бер кат маңгайны авырттырган тырмага басу теләгеме? Без мөмкинлек чыгу белән сүгәргә яраткан АКШта берничә дистә штат, күпләгән милләт вәкиле, ни өчен ул таркалмый һаман? Бөтендөнья шуны көтә бит инде югыйсә, ул таралу белән, без «рәхәт» яши башларга тиеш. Эш шунда: һәрбер штат үз кануннары, үз тәртипләре белән гомер кичерә, аларны бер-берсе белән тәңгәлләштерергә омтылучы юк. Мәгариф системасын гына алыйк. АКШның Мәгариф министрлыгы 1979 елда гына оешкан һәм ул - иң кечкенә министрлыкларның берсе. Аның төп бурычы: мәгарифкә федераль акчаны бүлү, мәктәпләр турында мәгълүмат туплау һәм һәркемгә белем алырга мөмкинлек тудыру. Бу өлкәдә зур рольне штатлар һәм мәктәп советлары башкара, һәркайсы үзе теләгән дәреслекләр, үзе теләгән программа буенча белем бирә, кыскасы, бертөрлелек кысаларына куып кертүче юк.

Телебез бетә, аны һәрьяклап кысалар, дип зар елаучыларга тарихтан бер генә мисал китереп үтәсе килә. Кирилл белән Мефодий исемен ишетмәгән кеше юктыр. Рим һәм Көнчыгыш Франк корольлеге белән каршылыкка килеп, болгар диалектлары нигезендә әдәби славян теленә нигез салып, аның әдәбиятын үстерү һәм таратуга зур өлеш керткән бу ике шәхескә бернинди халыкара фондлар ярдәм итмәгән, икътисади базалары булмаган, аларга массакүләм мәгълүмат чаралары эшләмәгән, куәтле дәүләтләр үз канаты астына алмаган, алар артында армия белән флот тормаган. Әмма алар үз эшләрен башкарып чыкканнар, алар өчен бу ниндидер шәхси файда алу түгел, ә миссия - йөкләмә, тарихи һәм җаваплы роль. Үзен татар дип санаган һәркем әлеге җаваплы рольне, йөкләмәне үз өстенә алмый торып, безгә бернинди халыкара оешмалар да, петиция-имзалар да ярдәм итмәячәк. Туфан ага Миңнуллинча әйтсәк, «Татар теле нигә кирәк?» дип сораучы милләттәшләребезгә үз ана телеңдә «Тинтәк!» дияр өчен, үз ботагына чабарга әзер булганнарны «эйфориягә» җибәрмәс өчен булса да безгә үз телебезне белү, аны үстерү мәслихәт. Башкача булганда, безгә телләр концлагерена кереп урнашып, үз чиратыбызны көтәргә генә кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading