16+

Теләмәсәң, исемлектән төшеп каласың

Татарстан Президенты вазифасын башкаручы - Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков өлешле торак төзелешендәге четерекле объектларны төзеп тәмамлау мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үткәрде.

Теләмәсәң, исемлектән төшеп каласың

Татарстан Президенты вазифасын башкаручы - Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков өлешле торак төзелешендәге четерекле объектларны төзеп тәмамлау мәсьәләләренә кагылышлы киңәшмә үткәрде.

Илдар Халиков әйткәнчә, Татарстан Президенты четерекле объектларны 2013 елның 1 гыйнварына төзеп тәмамлау бурычы йөкләгән. Казанда төзелеше туктап калган торак йортлар исемлегенә 28 объект кертелгән. Болар: Краснококшайск, Әмирхан һәм Декабристлар урамнарында, 71 нче кварталда, Оренбург трактында төзелүче йортлар, шулай ук «Свей» һәм «КазКам» компанияләренә караган объектлар. Узган ел дәүләт булышлыгында 11 йорт төзелеше ахырына җиткерелгән. Быел тагын берничә төзелеш муниципаль берәмлек канаты астына алынган. «Кискен хәл килеп тугач, өлешле торак төзелешендә катнашучыларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү турындагы карарга киленде», - диде Премьер-министр Илдар Халиков.
Өлешле торак төзелешендәге четерекле йортларны дәүләт ярдәмендә төзеп тәмамлауның тәгаен вакыты билгеләнгәч, кайбер өлешче-гражданнар чамадан тыш зур таләпләр белдерә башлаганнар. «Без мәсьәләне чишүнең юлларын табарга тиеш, ләкин акыл чикләрендә», - диде Премьер-министр. Кайбер өлешчеләрне тәкъдим ителгән вариантлар канәгатьләндерми. Премьер-министр Илдар Халиков муниципаль берәмлекләр башлыкларын гражданнарга хәлне аңлатырга чакырды. Ул әгәр өлешле торак төзелешендә катнашучы торакны төзеп тәмамлау буенча тәкъдим ителгән вариантларга ризалашмаса, андыйларны дәүләт ярдәменә әзер булган өлешчеләр исемлегеннән төшереп калдырырга кушты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading