16+

«Теплоходны көчләп такмадым»

«Булгария» теплоходы батканга ике ел тула, ә тикшерү эшләренең әле һаман да очы-кырые күренми. Шушы көннәрдә генә «Кама елга пароходчылыгы» судноларда йөрү компаниясе» ААҖ һәм «Бриз» ҖЧҖ элеккеге генераль директоры - «Булгария» эше буенча зыян күрүче буларак үтүче Валерий Незнакиннан сорау алдылар. Ул «Булгария» теплоходын «АргоРечТур» директоры Светлана Инякинага субарендага...

Мәскәү районы судында 2,5 сәгать барган сөйләшүдә Валерий Незнакин теплоходның бөтен «тормыш юлын» гына яктыртып калмыйча, аның нилектән батуына фаразларын да белдерде. Ул судноны батуга китергән сәбәпләрне экипажның дөрес булмаган гамәлләреннән һәм иллюминаторларның ачык булуыннан күрә. Шторм вакытында судноның янтаюы башка теплоходлар белән дә булгалый, әмма корпус герметик булып калганда, судноны турайтып була дигән фикердә ул. Зыян күрүчеләр арасыннан берәүнең: ««Булгария» теплоходы батканда кешеләр үлеме өчен үзегезне гаепле сизәсезме?» - дигән соравыннан оста гына качып, ул: «Фаҗиганең авырлыгын аңлыйм. Әмма мин бу теплоходны берәүгә дә көчләп такмадым. Арендаторлар безгә үзләре килделәр», - ди.
Гаепле затлар булып бу эш буенча «АргоРечТур» ҖЧҖ директоры Светлана Инякина, «Россия елга регистры» ФДИ Кама филиалы Пермь участогының баш эксперты Яков Ивашов, «Булгария» дизель-электроходы капитанының элеккеге беренче ярдәмчесе Рамил Хәмитов, Дәүләт һәм диңгез елга күзәтчелеге Идел буе идарәсенең Казан линиясе бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев һәм шушы ук бүлекнең элеккеге баш инспекторы Владислав Семенов үтә. Светлана Инякина, Ирек Тимергазиев, Яков Ивашов һәм Рамил Хәмитовлар үз гаепләрен тамчы да танырга теләмәсәләр, Владислав Семенов өлешчә гаепле булуын таный.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading