16+

Терлекчелек бетсә, авыл да бетә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясе «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ машина-трактор паркын һәм сөтчелек-товар фермасы территориясендә ачылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен караудан башланды.

Терлекчелек бетсә, авыл да бетә

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегиясе «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ машина-трактор паркын һәм сөтчелек-товар фермасы территориясендә ачылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен караудан башланды.

Рәт-рәт булып тезелгән берсеннән-берсе яхшырак авыл хуҗалыгы техникасы, нәселле терлекләр, пыяла тартмачыклардагы сап-сары чебешләр, бассейндагы балыклар, май аен хәтерләткән яшел уҗымнар - боларның һәркайсын күреп сокланырга, гаҗәпләнергә җирлек бар иде. Ә инде коллегиянең официаль өлеше башлангач, һәркем янәдән җиргә төшеп, авыл хуҗалыгы тармагының мең төрле мәшәкатенә чумды. Быел ТРда язгы кыр эшләре кыйммәткә төшәргә мөмкин. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү сәбәпле, ягулык өчен субсидия бирелмәячәк, ашламалар буенча да шул ук вазгыять туа. Рөстәм Миңнеханов федераль җитәкчелек алдына ягулык бәясе мәсьәләсен берничә тапкыр куюын, әмма аңлау тапмавын белдерде. «Бернинди субсидия дә кирәкми, ягулыкка нормаль бәя булырга тиеш», - диде ул һәм чәчү кампаниясе чорында хуҗалыкларга ярдәм итү өчен, ТР Финанс министрлыгына ягулык чыгымнарын субсидияләүгә 1,5 млрд сум өстәмә акча табу бурычы куелганлыгын хәбәр итте. Республикада терлекчелек продукциясенең шактый өлешен (итнең 35, сөтнең 44 проценты чамасын) кече хуҗалыклар җитештерә. Шуңа күрә, агымдагы елда халыкка ташламалы кредит бирү, югары технологияле гаилә фермалары төзелеше аша авыл хезмәтенең җәлеп итүчәнлеген күтәрү буенча актив эш алып барылачак, дип билгеләп үтте министр. Марат Әхмәтов Генри Фордның «Түбән хезмәт хакы, эшчеләрдән бигрәк, оешманы бетерә» дигән гыйбарәсен дә искә төшерде. Республика буенча авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хакын карасак, кайсыбер хуҗалыкларда 22000 сум алып куансалар, икенче бер хуҗалыктагыларга 5-6 мең сум белән канәгатьләнергә кала, ә республика буенча уртача күрсәткеч 12000 сумны тәшкил итә. Халыкны эшләтә, эшне оештыра белү, әлбәттә, иң элек җитәкчелектән тора. Бүген безнең авыл хуҗалыгы тармагында «яңа чорның булдыклы менеджерлары белән беррәттән, 60 нчы елларда адашып калган җитәкчеләр дә эшли», диде үзенең чыгышында министр. Фамилияләре аталмаса да, булдыксыз, «проблемалы» җитәкчеләр бакчасына шактый таш атылды коллегиядә. «Терлекчелек бетсә, авыл да бетә, аннан инде үзегезнең дә кирәгегез калмаячак», - диде Рөстәм Миңнеханов, терлек башын киметүчеләрне күздә тотып. Татарстан буенча бүгенге көнгә 775,5 мең мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер ел эчендә сыерлар саны 6 меңгә кимегән. Сыер башына җитүчеләр исемлегендә иң беренче урында «Кызыл Шәрык» җәмгыяте, анда кимү 5500. «Вамин»да кимү 700 баш. Шул ук вакытта «Агро-Инвест» терлек санын - 1764, «Ак Барс» 1200 башка арттырган.
Эшнең нәтиҗәсен алдан күреп эшләмәү дә уңышсызлыкка китерә, дип ассызыкланды коллегиядә. Моның өчен яхшы белгечләр кирәк. Шуны истә тотып, киләчәктә яхшы эшләгән, булдыклы 500 авыл хуҗалыгы белгеченә 100әр мең сумлык грантлар биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading