16+

Террор турында ялган хәбәр таратучыны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр

Соңгы вакытта террор актлары куркынычы арту уңаеннан хокук саклау органнары халыкны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләрне күргәндә хәбәр итәргә куша.

Террор турында ялган хәбәр таратучыны биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәчәкләр

Соңгы вакытта террор актлары куркынычы арту уңаеннан хокук саклау органнары халыкны уяу булырга һәм җәмәгать урыннарында калдырылган шикле әйберләрне күргәндә хәбәр итәргә куша.

Әгәр урамда берәр шикле нәрсәгә юлыгып, янәшәдә полиция хезмәткәрләре булмаса, куркыныч табылдык турында 112 (бердәм коткару хезмәте); 02 (полиция); 052 (аноним криминаль мәгълүмат бюросы) телефоннары буенча хәбәр итегез.

Әгәр дә раса, милли һәм дини билгеләргә нәфрәт тудыручы, законсыз кораллы берләшмәләр төзүне пропагандалаучы, экстремистик эшчәнлек алып баручы затлар турындагы мәгълүматка ия булсагыз, Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Экстремизм" категориясендәге "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы хезмәтеннән файдалана аласыз.

Шул ук вакытта "телефон террорчылыгы" дигән нәрсә дә киң таралыш алды. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша без тимер юл вокзалында, мәктәптә, институтта, күпфатирлы йортта һәм хәтта полиция бүлегендә теге яки бу "игелекле бәндә" тарафыннан шартлаткыч матдә куелуы турындагы хәбәрне тикшерү өчен кешеләрне эвакуацияләргә, махсус көчләр һәм чараларның тулы бер комплексын җәлеп итәргә туры килүен ишетеп торабыз. Нәтиҗәдә, йөзләрчә, меңнәрчә кешенең гадәти тормыш ритмы бозыла, шуның өстенә алар зур эмоциональ киеренкелек кичерә. Хокук саклау органнары, салым түләүчеләрнең шактый акчасын сарыф итеп, көч һәм чараларны агымдагы бурычларны хәл итү эшеннән бүлдерергә мәҗбүр була.



Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Җинаять кодексының 207 маддәсе нигезендә, кеше үлеменә, милеккә сизелерлек зыян китерүче шартлату, ут төртергә җыенулары турында ялган хәбәр таратучылар 200 мең сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартыла, яки 480 сәгатькә мәҗбүри эшләргә, яки 1 елдан алып 2 елга кадәр төзәтү эшләренә, яисә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләргә җибәрелә, яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә, яисә 3 айдан 6 айга кадәр кулга алына.

Зур зыян китергән яки ахыры начар тәмамланган башка гамәлләр өчен 1 миллион сумга кадәр яки хөкем ителүченең хезмәт хакы яисә 18 айдан 3 елга кадәрге чордагы башка кереме күләмендә штрафка тартырга, яки 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Болардан тыш, югарыда аталган җинаятьне кылган кешегә милеккә китергән зыянны түләтү турында дәгъва белдерелә ала. Шунысын истә тотарга кирәк: Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1074 маддәсе нигезендә, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган затлар җинаять кылган очракта, милеккә зыян китергән өчен җаваплылык балигъ булмаган затның үзенә, әгәр ул зыянны тулысынча капларлык хәлдә булмаса, аның әти-әниләренә яки опекуннарга йөкләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading