16+

Тешләреңне карыйк әле, бәләкәчем!

Теш табибына баруны кем генә ярата икән?! Шуңадыр да күп кенә әти-әниләр балаларын да әлеге «куркыныч» урынга алып баруны кирәк дип тапмый. Акланырга сәбәпләре дә табылып тора. Әти-әни, нигездә, болай фикер йөртә: сөт тешләре барыбер коелып бетә инде алар, шуңа күрә аларны дәвалауның кирәге юк. Әмма сөт тешләренең нинди хәлдә...

Тешләреңне карыйк әле, бәләкәчем!

Теш табибына баруны кем генә ярата икән?! Шуңадыр да күп кенә әти-әниләр балаларын да әлеге «куркыныч» урынга алып баруны кирәк дип тапмый. Акланырга сәбәпләре дә табылып тора. Әти-әни, нигездә, болай фикер йөртә: сөт тешләре барыбер коелып бетә инде алар, шуңа күрә аларны дәвалауның кирәге юк. Әмма сөт тешләренең нинди хәлдә...

- Алена Борисовна, ата-аналар, иртә-кич чистартуга карамастан, балаларының тешләре бозылудан зарлана? Нәселдәнлекне исәпкә алмаганда, моның сәбәбе нидә?
- Эш менә нәрсәдә: безнең эчә торган суда фтор бөтенләй юк дисәң дә була. Икенчедән, балаларга кальций җитми. Ә кальций ул D витамины тәэсире нәтиҗәсендә генә үзләштерелә, ә бу витамин эшләп чыгарылсын өчен кояш нурлары кирәк. Ә бездә, кызганычка, кояш ел әйләнәсе бертөрле яктыртмый. Шуңа күрә дә инде без балаларга, кариесны профилактикалау өчен, кальций һәм фторны өстәмә рәвештә билгелибез.
- Балаларның тешләрен ничә яшьтән чистарта башларга ярый?
- Тешләрне алар чыгуга ук чистарта, карый башларга кирәк - монысы бәхәссез. Беренче тешләр чыгуга ук, әниләр, даруханәгә барып, теш чистарту өчен махсус эшләнгән резина бармакчалар алырга тиеш. Аны имән бармакка киясең һәм, кайнаган суда чылатып, шуның белән баланың авыз эчен чистартасың. Моны көнгә ике тапкыр эшләү яхшы.
- Ә теш пастасы белән кайчан чистарта башларга ярый?
- Бер яше тулмаган балалар өчен дә махсус теш пасталары бар, болары гель рәвешендә була. Баланың ике-өч теше чыгуга ук, щетка (балалар өчен махсус) куллана башларга була. Башта тешләрне теш пастасыннан башка, соңыннан гына, балага инде бер яшь тулгач, теш пастасы белән чистартырга рөхсәт ителә. Яшь балалар өчен пасталар барлык үзенчәлекләрне исәпкә алып ясала, шуңа күрә бала аны йоткан очракта да куркырга кирәкми.
- Сөт тешләрен көмешләндерү, озон белән эшкәртү турында ишеткәнем бар...
- Сөт тешләре чын тешләр кебек үк, кариеска бирешүчән була. Урт тешләрдәге кариесны без - бюджет клиникалары дәвалый алсак та, алгы тешләргә пломба кую катлаулырак. Сәбәбе менә нидә: чын тешләрне без пломба куйганчы кислота белән эшкәртәбез. Ә алгы сөт тешләрен алай эшләргә ярамый, чөнки ул чын тешләрнең яралгысына начар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә дә алгы сөт тешләрен көмеш нитраты белән эшкәртәбез, шул рәвешле, кариес барлыкка килү процессын тоткарлыйбыз.
- Балаларның тешләрен кайчан дәвалый башларга ярый?
- Тешләрне кариес барлыка килүгә үк дәваларга кирәк. Бала бер яшьтә, икедә булырга мөмкин. Күбрәк 2-3 яшьлек балаларның әниләре мөрәҗәгать итә.
- Күп кенә әти-әниләр, сөт тешләрен дәвалаганчы, аларны алдыру яхшырак, дип саный. Барыбер яңа тешләр чыгачак бит?
- Сөт тешләрен, һичшиксез, дәваларга кирәк. Беренчедән, аларның да, чын тешләрдәге кебек үк, нервлары һәм тамырлары бар. Шуңа күрә, гади генә кариес та пульпитка әйләнергә мөмкин. Шуннан соң аның периодонтитка кадәр җитүе ихтимал. Ә бу инде чын тешләрнең яралгысына тәэсир итәчәк. Әгәр дә әниләр балаларын тешләрен дәваларга вакытында алып килмәсә, сабыйларның чын тешләре тагын да начаррак һәм нәзберек булачак. Кайбер вакытта әниләр, кирәк булса-булмаса да, алыгыз әле бу тешне, дип мөрәҗәгать итә. Ә һәр тешнең үз төшү һәм чыгу вакыты бар. Гадәттә, беренче тешләр 6 яшьләрдә төшә башлый һәм 12 яшькә кадәр алмашына. Бу кагыйдәне бозсаң, тешләрнең рәте этелергә мөмкин.
- Димәк, тешләрнең кәкре чыгуы аларны вакытлы-вакытсыз алдыру, дәваламау белән бәйле?
- Әйе, чөнки тешне вакытында алдырмасаң яки дәваламасаң, яңа тешләр иртәрәк һәм кирәкмәгән урынга чыгып куярга мөмкин. Кайвакыт 10 яшьтә генә төшәргә тиеш булган тешне 4 яшьтә алырга туры килә, шуңа яңа теш вакытлы-вакытсыз чыгарга мәҗбүр була.
- Бала имезлекне күп суырса да тешләр туры чыкмый дип әйтәләр?
- Мин моның белән килешәм. Баланы, бер яшь тулгач та, имезлектән биздерергә кирәк. Сөт тешләренең тигез һәм матур булуы яңа чыгачак тешләргә зур йогынты ясый.
- Белүемчә, кайбер җирләрдә балаларның тешләрен дәвалаганда наркоз да кулланалар.
- Бар мондый ысул, аны седатив ысул дип атыйлар. Наркоз ук дип әйтеп булмый, дөресрәге, аның бер төре. Әмма мин кариесны дәвалау өчен, андый ысул куллануны кирәк дип санамыйм, чөнки ул яшь бала организмына файдалы әйбер түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading