16+

Тешсез калмасам ярый инде!

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Үземне борчыган сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Теш табибына барудан миннән дә ныграк куркучы юктыр, мөгаен. Ләкин бу тешне дәвалаудан, авыртудан курку гына түгел. Эш менә нәрсәдә: стоматологка баргач, миндә чын мәгънәсендә паника башлана: күңелем болгана, буылам, хәлем китә, калтырарга тотынам, әле тешне дәвалый да башламыйлар,...

Тешсез калмасам ярый инде!

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Үземне борчыган сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Теш табибына барудан миннән дә ныграк куркучы юктыр, мөгаен. Ләкин бу тешне дәвалаудан, авыртудан курку гына түгел. Эш менә нәрсәдә: стоматологка баргач, миндә чын мәгънәсендә паника башлана: күңелем болгана, буылам, хәлем китә, калтырарга тотынам, әле тешне дәвалый да башламыйлар,...

«Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Үземне борчыган сорау белән сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Теш табибына барудан миннән дә ныграк куркучы юктыр, мөгаен. Ләкин бу тешне дәвалаудан, авыртудан курку гына түгел. Эш менә нәрсәдә: стоматологка баргач, миндә чын мәгънәсендә паника башлана: күңелем болгана, буылам, хәлем китә, калтырарга тотынам, әле тешне дәвалый да башламыйлар, ә мин инде чыгып йөгерерлек дәрәҗәгә җитәм. Иң күп дигәндә, авызымны өч минут ачып тора алам. Кызганыч, әмма ничә генә табибка мөрәҗәгать итсәм дә, берсе дә миңа ярдәм итә алмый. Алар моны, бу кешенең үзеннән тора, куркуны ул үзе җиңәргә тиеш, дип аңлата. Нишләргә дә белмим: тешемне дәвалатмасам, бөтенләй тешсез калуым бар, ә тешне дәвалаудан уттан курыккандай куркам. Куркуны җиңүнең берәр чарасы булырга тиештер бит инде ул?
Нурания ханым, Казан».

Ник куркабыз?
Ничек кенә сәер тоелмасын, әмма Нурания ханымның хәле күпләргә таныш. Баксаң, дөньяда миллионлаган кеше тешен дәвалатырга курка икән. Дөрес, беребез дә теш табибына барырга атлыгып тормый анысы. Әмма теш табибыннан паникалы курку - бу инде авыру һәм аны чын-чынлап дәваларга кирәк. Стоматофобия, одонтофобия, дентофобия - медицинада тешне дәвалаудан куркуны шулай атыйлар. Фобия кисәк кенә барлыкка килми, ә еллар дәвамында көчәя, үсә. Курку барлыкка килүнең бер сәбәбе кешеләрнең стоматология өлкәсендәге яңалыклардан хәбәрдар, заманча технологияләр белән таныш булмавы белән бәйле, ди белгечләр. Әби-бабайларыбызның элек тешләрне ничек дәвалаганнары турындагы «кыйсса»ларын тыңлап торсаң, колакларың үрә тора. Шуңа күрә аларны бүгенге көндә дә теш табибына алып барам димә: тешсез калсалар калалар, авыртуга түзсәләр түзәләр, әмма теш табибына аяк та атламыйлар.
Чыннан да, башка бер генә процедура да моның кадәр тискәре эмоция бирми торгандыр. Кайберәүләргә теш табибы дип әйтү генә дә җитә, хәзер калтырарга тотына, тотлыга башлый. Куркуның да төрлесе бар. Берәүләр теш дәвалау инструментларыннан, аларның тавышыннан, кәнәфидән курыкса, бүтәннәрнең клиникадагы истән, андагы атмосферадан котлары оча. Арада теш табибының үзеннән, көчле авыртудан куркучылар да бар. Кайбер кешеләр нәрсәдән курыкканнарын үзләре дә аңлый алмый.

Курку белән көрәш
Стоматофобия белән көрәштә бүгенге көндә нинди чаралар кулланылганлыгын ачыклау өчен, табиб-пародонтолог Илсөя ПАЙМУЛЛИНАга мөрәҗәгать иттек: «Теш табибыннан курку ул иң элек кешенең психикасы белән бәйле; икенчедән, нерв җепселләренең бик сизгер булуы да курку хисен барлыкка китерә. Моның нәтиҗәсендә кешенең тимәс борын күңеле болгана башлый, ул буыла, калтырый. Без бу очракта менә нинди ысуллар кулланабыз: тешне дәвалар алдыннан тозлы эремә белән пациентларның авызларын чайкатабыз, шуннан соң күңел болгану бетә һәм нервлар да тынычланып кала. Шулай ук нервларны тынычландыру өчен авызга лидокаин сыларга була. Драмина дигән препарат бар, аны тешне дәвалаганчы бер сәгать кала кулланалар. Ул да нервларны тынычландыру үзлегенә ия, шулай ук күңел болгануны бетерә. Әмма нинди генә ысуллар куллансак та, күп нәрсә пациентның үзеннән тора. Башка чара калмаган очракта исә тешләрне гомуми наркоз астында дәвалау ысулы бар. Ләкин теләгән һәр кешенең тешен наркоз астында дәваламыйлар, моның өчен билгеле бер күрсәткечләр булырга тиеш. Бүгенге көндә аны бездә киң таралган дип әйтә алмыйм».

Чарасы бар
Чыннан да, кешенең тешне дәвалаудан куркуы паника дәрәҗәсендә икән яки ул авыру булса, бүгенге стоматология аларга тешләрен гомуми наркоз астында дәваларга мөмкинлек тудыра. Яхшы инде бер караганда: син рәхәтләнеп йоклыйсың, бер нәрсә дә сизмисең, торганда тешләрең сау-сәламәт була. Дөрес, әлеге процедура барлык клиникаларда да юк, чөнки наркоз ясау бик җаваплы эш, беренчедән, аны бөтен кешегә ясарга рөхсәт ителми (наркоз ясаганчы бик күп тикшеренүләр үтәргә кирәк); икенчедән, тешләрне наркоз астында дәвалау өчен клиникаларда билгеле бер шартлар тудырылу мөһим. Әйтик, анда анестезия ясау өчен махсус җайланмалар булырга, авыртуны баса торган сыйфатлы препаратлар кулланылырга, процедура вакытында тәҗрибәле табиб-анестезиолог булырга тиеш. Пациентлар өчен наркоздан соң ял итү бүлмәләре булдырылу да мәҗбүри. Аннан соң бу рәвешле тешне дәвалатуның бәясе дә арзан түгел: тешне наркоз астында дәвалату якынча 10 мең сум һәм аннан да кыйммәтрәккә төшә. Казанда да андый берничә клиника бар.
Наркоз ясау өчен чикләүләр дә бар:
1. Йөрәк эшчәнлеге, сулыш алу җиткелекле булмаганда, наркоз ясау рөхсәт ителми.
2. Тешләрне наркоз астында дәваларга карар кылган очракта, процедура алдыннан ЭКГ үтү, анализлар бирү һ.б. таләп ителә.
3. Наркоз ясау алдыннан тиешле бер режим саклау сорала һ.б.
Психолог Энҗе ГАТАУЛЛИНА менә нинди киңәшләр бирә:
«Стоматофобия башка фобияләр кебек үк бик җитди авыру. Аны дәвалауның да махсус ысуллары, алымнары бар. Иң яхшы ысулларның берсе - аутоген тренировка, ягъни релаксация (психик киеренкелекне бетерү) һәм үз-үзеңне инандыру алымнары. Шулай ук массаж, ароматерапия, гипнотерапия кебек тынычландыру ысуллары кулланыла. Курку хисен җиңүдә дәвалаучы табибның да роле бик зур. Аның белән алдан ук очрашып сөйләшегез, үзегезнең ситуациягез турында аңлатыгыз. Ул исә сезнең хәлегезгә керми калмас. Кирәк икән, табибтан тешне дәвалау процессында берничә минут саен тәнәфесләр ясавын, ял иттерүен сорагыз. Дөрес, төрле табиблар очрый, әмма күпчелек сезнең хәлегезгә кереп, ярдәм итәр».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading