16+

«Түгәрәк уен» гөлбакчаны хәтерләтте

Ул көнне Казан Кремле тирәсе гөлбакчаны хәтерләтте. Анда Россиянең унҗиде төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән фольклор ансамбльләре «Түгәрәк уен» фестивалендә чыгыш ясады. Коллективларның һәркайсы үзләре эшләгән сувенирлардан, чиккән әйберләрдән күргәзмәләр оештырган иде. Теләгән һәр кеше осталардан аларны ничек эшләү серләрен дә өйрәнеп калды.

«Түгәрәк уен» гөлбакчаны хәтерләтте

Ул көнне Казан Кремле тирәсе гөлбакчаны хәтерләтте. Анда Россиянең унҗиде төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан килгән фольклор ансамбльләре «Түгәрәк уен» фестивалендә чыгыш ясады. Коллективларның һәркайсы үзләре эшләгән сувенирлардан, чиккән әйберләрдән күргәзмәләр оештырган иде. Теләгән һәр кеше осталардан аларны ничек эшләү серләрен дә өйрәнеп калды.

Фестивальне, мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның тәбрикләү хатын укып, аның урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина ачып җибәрде. Ә инде әлеге чара Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылының «Сар-Дарья» коллективы чыгышы белән башланып китте. Ул - катнашучылар арасында иң зур коллективларның берсе. Анда йөздән артык кеше йөри. Яшьләре өч яшьтән башлап 83кә кадәр. Һәркайсының өстендә - әбиләренең сандыкларында сакланып калган чиккән күлмәкләр. «Түгәрәк уен»ның элекке лауреаты булган әлеге коллектив бу юлы да тамашачы ихтирамын яулады. Алар быел үзләренең 55 еллыгын билгеләп үтәргә җыена.
Мордовиянең «Дуслык» ансамбле сигез кешене генә берләштерә. Җитәкчеләре Рәшидә Ипкаева әйтүенчә, чыгыш ясарга мәдәният йортлары булмаса да, аларны республика китапханәсе үзләренә сыендырган. Самарада узган «Түгәрәк уен» да беренче урынны яулап кайту аларга канат куеп җибәргән. Милләттәшләребездә шактый гына мирас та сакланып калган. Алар, үзләрендәге 380 борынгы җырны туплап, Татарстанның Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институтына тапшырганнар.
Чиләбе өлкәсенең Арслан авылындагы «Ләйсән» халык ансамбле инде 30 елдан артык эшләп килә. Җитәкчеләре Роза Мөхәррәмова үзе гармунда өздереп уйный. «Без гаиләдә биш бала үстек. Әтидән күреп барыбыз да гармунда уйнарга өйрәндек», - дип сөйли ул. Читтә яшәүче милләттәшләребезнең гореф-гадәтләрне саклавы сөендерә. Бәйләү, чигү кебек кул эшләре халкыбызга электән үк хас. Әнә шуларның гүзәл үрнәкләрен биредә дә күрдек. Кайберләренең өсләрендәге Сәкинә Миңгаева чиккән күлмәкләр күз явын алырлык. Яше җитмештән узса да, ансамбльгә дә йөри, әлеге нәзберек эш белән дә шөгыльләнергә вакыт таба икән ул.
Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылындагы «Чишмә» халык ансамбле 37 ел эшләп килә. Башыннан ук Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүнә Вәлишина җитәкләгән әлеге коллектив тамашачыга үзләренең репертуарындагы «Аулак өй» музыкаль күренешен күрсәтте. Президент Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты да юкка гына бирелмәгән җитәкчегә. Милли йолаларны халык күңеленә сеңдереп, аларны киләчәк буынга җиткерүдә аның өлеше аеруча зур.
Биредә катнашкан һәр коллективның чыгышы үзенчәлекле иде. Чуашстанның «Урмай» ансамбленең җырлы-биюле такмаклары тамашачыда зур кызыксыну тудырмый калмагандыр. Заманында Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов оештырган әлеге коллектив чыгышын теләсә кайда яратып кабул итәләр.
Чыгыш ясаганда һәр төбәк үзләренең йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтте. Ульяновск, Самара, Төмән, Нократ Аланы һ.б. төбәкләрдән килгән коллективлар да үзләренең осталыклары белән аерылып торды. Аларның, читтә яшәп тә, үзләренең гореф-гадәтләрен саклаулары сөендерде. Катнашучыларның һәркайсы Мәдәният министрлыгы һәм Традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган «Түгәрәк уен»ның киләчәктә дә дәвамлы булуына ышанычларын белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading