16+

Тимер юл уен урыны түгел

Тимер юлларда ел саен берничә дистә мең кеше һәлак була, ике тапкырга күбрәк кеше исә төрле җәрәхәтләр ала. Аяныч ки, тимер юллардагы бәхетсезлек очракларына еш кына балалар да юлыга.

Тимер юл уен урыны түгел

Тимер юлларда ел саен берничә дистә мең кеше һәлак була, ике тапкырга күбрәк кеше исә төрле җәрәхәтләр ала. Аяныч ки, тимер юллардагы бәхетсезлек очракларына еш кына балалар да юлыга.

Мондый очраклар аеруча ял көннәрендә һәм каникул вакытларында арта. Балалар травматизмының сәбәпләре арасында яшүсмерләрнең шуклыгы һәм саксызлыгы, шулай ук әти-әниләрнең балалары артыннан карап җиткермәүләре, тукталыш платформаларының торышы тиешенчә булмау һәм башкалар бар. Кызганыч ки, тимер юлларда яшүсмерләр бик күп тәртип бозалар. Ә мондый шуклыкларның ахыры фаҗига белән тәмамланырга мөмкин бит. Тимер юлларда алынган барлык җәрәхәтләрнең сәбәбе иң гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән гыйбарәт. Еш кына өлкәннәр үзләре үк начар үрнәк күрсәтә: юлларны ярамаган урыннан үтә, тимер юлда торган состав вагоннары арасыннан яки астыннан чыга һ.б. Быел җәйге каникул вакытында гына да, РФ Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе мәгълүматлары буенча, тимер юл транспорты объектларында өч яшүсмер җәрәхәт алган, 1се үлгән.
Барыбыз да тимер юлларда йөрүнең күңелле сәяхәт булуын тели. Шуңа күрә, балаларыгызны саклагыз, аларга да югарыдагы фактлар турында сөйләгез, аңлатыгыз, балаларыгызны тимер юллардагы үтәргә тиешле кагыйдәләргә өйрәтегез, дип кисәтә РФ Эчке эшләр министрлыгының транспортта Казан линия идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading