16+

Тимер юлда зур үзгәрешләр башланган

Югары технологияләр, тизлек, хәрәкәт, аралашу заманында яшибез. Берәүләр - очкычларны, икенчеләр - корабларны, ә өченчеләр, иң имине санап, поездларны хуп күрә. Өстәвенә тимер юл транспортына зур үзгәрешләр кертелә башлаган.

Тимер юлда зур үзгәрешләр башланган

Югары технологияләр, тизлек, хәрәкәт, аралашу заманында яшибез. Берәүләр - очкычларны, икенчеләр - корабларны, ә өченчеләр, иң имине санап, поездларны хуп күрә. Өстәвенә тимер юл транспортына зур үзгәрешләр кертелә башлаган.

Россия тимер юллары структурасындагы «Федераль пассажир компаниясе» ачык акционерлык җәмгыятенең Горький филиалы җитәкчесе Иван Шугуров соңгы яңалыклар белән таныштырды. Хәзер федераль тимер юлларда (шәхси тимер юл компанияләре турында сүз бармый) поездның купе вагонына билетны 45 тәүлек алдан алсаң, плацкарт вагон билеты бәясен генә түлисең. Бу купе, СВ һәм «Люкс» классындагы вагоннарга гына кагыла. Плацкарт вагоннарга исә тарифлар дәүләт тарафыннан билгеләнә. «Әмма поездларга билетлар федераль һәм шәхси компанияләрнең көндәшлегенә, пассажирлар агымының артуына яки кимүенә бәйле рәвештә кыйммәтләнергә дә һәм арзанаерга да мөмкин», - диде Иван Александрович.
«Федераль пассажир компаниясе» (ФПК) тимер юлларыннан еш файдаланучы пассажирлар өчен аеруча отышлы булган «РЖД Бонус» программасы әзерләнгән. Һәр рейстан соң балл языла. Тиешле баллар туплангач, пассажирга купе, СВ яки «Мягкий» вагонга бушлай билет бирелә. Бу программада катнашу өчен, http: //rzd-bonus.ru сайтында теркәлергә кирәк.
- Поездларга билетларны Интернет аша да алып була, монда әле 5 процент ташлама да ясала. Интернет-технологияләр аша Россиядәге ерак араларга йөрүче барлык поездларга, шулай ук Финляндия, Германия һәм Франциягә баручы рейсларга билетлар сатыла, - диде Иван Шугуров.
РЖДның Горький тимер юллары челтәрендәге Казан, Түбән Новгород, Киров һәм Ижевск шәһәрләре вокзалларына транзакцияле терминаллар урнаштыруга керешелде. Интернет аша алынган электрон билетны әлеге терминалда үзең үк теркисең.
Казанда узачак Универсиадага тимер юллар да әзерләнә. Уеннар барган июль аенда «Мәскәү-Казан» рейсында поездлар саны арттырылачак. Мәскәү халкы, аеруча яшьләр, Универсиадага поездларда киләчәк, - диде Иван Шугуров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading