16+

Түләмә аяк астында

Ниһаять, яз да килеп җитте: урамда җылы, кояш елмая... Әмма аның күңелсез ягы да бар шул: ташу кар астында качып яткан чүп-чар, микробларны тирә-якка таратып бетерде. Язгы ташу юлында очраган һәр нәрсәне үзе белән юдыртып алып китә һәм аны еракларга тарата. Шулар арасында иң куркынычы - тиешле санитар таләпләр буенча...

Түләмә аяк астында

Ниһаять, яз да килеп җитте: урамда җылы, кояш елмая... Әмма аның күңелсез ягы да бар шул: ташу кар астында качып яткан чүп-чар, микробларны тирә-якка таратып бетерде. Язгы ташу юлында очраган һәр нәрсәне үзе белән юдыртып алып китә һәм аны еракларга тарата. Шулар арасында иң куркынычы - тиешле санитар таләпләр буенча...

Әлеге авыруның нечкәлекләре, аннан саклану чаралары турында ветеринария табибы Эльвира СӘЛАХЕТДИНОВАдан сорадык.
- Эльвира Ринатовна, түләмә нинди авыру ул?
- Түләмә - бик куркыныч йогышлы авыру. Аның белән хайваннар авырый, алардан исә ул кешегә дә йога.
- Бу ничек була?
- Кеше бу авыруны йә хайванның үзеннән, йә аның тиресеннән, яки йоныннан эләктерә ала. Авыру споралар белән зарарланган су, туфрак аша да йога ала. Түләмәне йоктыру чыганагы булып инфекцияләнгән, хайван йоныннан тегелгән кием, авыру хайванның ите яки сөте дә булырга мөмкин. Түләмәне тиешсез җирдән ит, сөт алган кешенең дә йоктыру ихтималы бар.
- Авыруның билгеләре нинди?
- Түләмәнең берничә төре бар: тире, үпкә һәм эчәкләр түләмәсе. Авыруны китереп чыгара торган споралар тән тиресе аркылы үтеп керә (95 процент), бу тире түләмәсен барлыкка китерә. Инфекция сулыш юллары аша эләксә, үпкәләр зарарлана. Спораларны йоткан очракта, эчәкләр түләмәсе барлыкка килә (соңгы икесе бик сирәк күзәтелсә дә, аларның ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин). Тире түләмәсе, йокканнан соң 2-3 көн үтүгә үк, үзен сиздерә башлый. Тәндә зур булмаган кызыл тап барлыкка килә, соңыннан ул тыгыз төенгә әверелә. Ул исә, бераз вакыт үткәч, кабарып чыга, эченә үлек җыела. Соңыннан аның урынында кара күмерне хәтерләткән кутыр хасил була. Авырган вакытта кешедә хәлсезлек күзәтелә, температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, башы авырта һ.б. Бизгәк 5-7 көн дәвам итә. 2-3 атнадан соң кутыр кубып төшә, җәрәхәт барлыкка килә, соңыннан аның урынында җөй кала. Үпкә, эчәкләр түләмәсе тагын да катлаулырак формада уза.
- Түләмәдән ничек сакланырга?
- Авыруны табу һәм юк итү ветеринария табиблары тарафыннан башкарыла. Түләмәне йоктыру куркынычы булган кешеләргә - хайван тиреләре белән эшләүчеләргә, ит комбинаты хезмәткәрләренә, ветеринарларга, лабораториядә эшләүчеләргә, профилактика буларак, прививкалар ясала. Әлеге авыруны йоктыру ихтималын кисәтү өчен, шәхси сатучылардан ит алганда бик сак булырга кирәк. Мал зиратлары булган җирдән җиләк, гөмбәләр җыю, ул тирәдән су эчү катгый тыела. Эшкәртелмәгән хайван тиреләрендә дә түләмә споралары яшәргә мөмкин, шуңа күрә аларны сатып алырга ярамый.
Авыру таралмасын өчен, бу авырудан үлгән хайваннарны тиешле кагыйдәләрне үтәп күмү мөһим. Кемнеңдер эшен җиренә җиткереп эшләмәве нәтиҗәсендә, кеше гомеренә куркыныч яный бит.
- Бездә бу авыру еш очрыймы?
- Гомумән, Россиядә ел саен әлеге авыруның 15-20 очрагы теркәлә. Аның белән күбрәк хайваннар белән эшләүче кешеләр авырый. Элегрәк 1901-1910 елларда әлеге инфекция 16 меңнән артык кешене зарарлаган. Хәзер исә санитар-эпидемиологик хезмәтнең үсеше һ.б. нәтиҗәсендә авыру сирәк очрый, шулай да һәрвакыт сак булу зарур.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading