Шәһри Казан

«ТОРМЫШЫМ КӨРӘШЛӘРДӘН торды»

Сәхнәгә 60 ел гомерен багышлаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рауза ХӘЙРЕТДИНОВА шушы көннәрдә үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы дәвердә артист җан өргән образларны санап бетерерлек түгел. Аның «Галиябану» спектаклендә - Галиябану, «Зәңгәр шәл»дә - Мәйсәрә, «Гүзәлем Әсәл»дә - Хәдичә, «Татар хатыны ниләр күрми»дә - Гөлбану һ.б. рольләренең...

Реклама

Рауза апаның моңлы тавышын безнең буынга да ишетү насыйп булды. Хәсрәт йотып үскәннәрнең генә йөрәгенә шундый моң тула торгандыр ул. Моңсу балачагы калган туган ягында бүген дә үзенә кадер-хөрмәт күрсәтүләренә чиксез куана артист. Югары Ырга мәктәбендә Рауза Хәйретдиновага багышланган музей оештырганнар. Танылган шәхес өчен бу иң зур бүләк.
«85 яшьтә үзегезне ничек хис итәсез?» - дигән соравыма артист: «85 санын ишетү миңа бик сәер тоела. Йөрәк әле һаман яшь килеш. Мин беркайчан да яшемне санамадым. Бүген «әби» дип дәшкәннәренә дә ияләшә алмыйм», - дип җавап кайтарды.
- Рауза апа, Сезнең гомер юлы көрәшләрдән торган сыман. Тормышыгызда иң зур җиңү нәрсә булды?
- Әйе, ул көрәш минем бала чагымнан ук башланды. Балык Бистәсе районының Югары Ырга авылында яшәгәндә, миңа ундүрт яшь тулганчы, әниебез гүр иясе булды. Әти фронтта. Ике баланы тәрбияләү минем җилкәгә төште. Урманнан иңбашыма күтәреп печән, утын ташуларымны һич онытасым юк. Шуларны искә алсам, әле дә күзләрем яшькә төренә. Әнидән калганда токмач кына кисә белә идем. Энем белән сеңлемә урын-җир җәймәсеннән күлмәкләр тегеп кидердем. Өч ятим дип тормадылар, әйберләребезне урлап чыккан чаклары да булды. Ул вакытларда безне туендырган сыерыбызны саклап калу өчен күпме көч түгүемне бер үзем генә беләм. Өебез тәрәзәсеннән күренеп торган зиратка карап, үрсәләнеп елауларыбыз аз булмады. Әнә шулай нинди авырлыклар күреп тә, әтиебез кайтканчы, туганнарымны балалар йортына бирмичә, саклап калуым минем иң зур җиңүем дими ни дисең? Гомумән, минем тормыш гел көрәшләрдән торды.
- Тормыш йөген тарткан авыр балачагыгызда хыялланып та яши белгәнсез. Артист булу теләге дә мәктәп елларында ук уянган түгелме әле?
- Әти-әниебез укытучы булгангамы, аларга карап кечкенәдән укырга ярата идем. Өебездә китаплар күп булды. Аннары рәсем ясарга һәвәс булдым. Журналларда артистларның фотоларына карап, аларның портретларын ясый торган идем. Мәктәптә «Үги кыз» әкиятендә уйнаганнан соң, артист булу турында хыялланып йөри башладым. Алдагы көнемдә үземнең дә үги бала булып каласымны кем уйлаган ул чакларда.
- Сез бит әле ул елларда үзлегегездән балалайкада, гармунда уйнарга өйрәнеп, авылдашларыгызның күңелен күтәргәнсез.
- Чыннан да, гармун тавышы күп хатын-кызларны моңландырды ул елларда, чөнки күбесенең ирләре фронтта иде. Шулай да бәйрәмнәрдә гармунда уйнап, аларның күңелләрен күтәрә идем. Ходай тарафыннан бирелгән моң миңа тормышта зур ярдәм итте. Заманында Салих Сәйдәшев нота да өйрәтә башлаган иде, үзем кызыксынмадым. Сәхнәдә җырлы рольләр уйнап, тамашачы мәхәббәтен яулаганмын икән, бу минем өчен зур бәхет.
- Сез күп кенә драматургларның әсәрләрендә уйнагансыз. Үзегезнең иҗатка бигрәк тә кайсы драматургның йогынтысы күбрәк булды, дип уйлыйсыз?
- Миңа дан-шөһрәт китергән драматург Кәрим Тинчурин. «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә минем иҗатымда аерым урын алып тора. Беренче мәртәбә Булатны Кәрим абый үзе уйнаган. Аның турында кызыклы истәлекләр дә сөйлиләр иде. К.Тинчурин әсәрен театрга алып килүгә, артистларга рольләрен үзе бүлә торган була. Баш рольне кемгә бирер дип көтсәләр, соңыннан: «Бу рольне үзем уйнармын инде», - дип куя икән.
- Сез сөйләшкәндә үзегездән өлкәнрәк артистларны да телдән төшермисез. Арада аеруча еш искә ала торганнары...
- Минем иҗат юлымда мәрхәмәтле кешеләр күп очрады. Хәким Сәлимҗанов, Галия Нигъмәтуллина, Гөлсем Камская кебек артистлар белән бергә Зифа Басыйрованы еш искә төшерәм. Гастрольләргә баргач, без аның белән бергә фатирга керә идек. Туры сүзле иде. Шуның аркасында театрдан да китте. Ул бүләк иткән ридикюльне мин гомер буе сакладым. Шулай ук күренекле артист Галия Булатованың илле яшьлек юбилеемда бүләк иткән муенсасына карап аны хәтердә яңартам. Бүгенге яшьләрнең дә өлкәннәрне онытмауларын теләр идем. Рус артистлары турында телевидениедән тапшырулар карыйм да, авыр тормышта яшәп дөнья куйган актерларны жәллим. Шөкер, безнең театрда җитәкчеләр өлкән буынга һәрвакыт хөрмәт белән карады.
- Өлешеңә тигән көмешең дигәндәй, артист режиссер биргән һәр рольне көтеп алганын беләбез...
- Бервакыт Ширияздан Сарымсаков миңа Г.Әпсәләмовның «Хәерле юл» спектаклендә Идмас ролен биргән иде. Кырыс холыклы, бозык хатын дип аннан баш тарткан идем. Аннары режиссер барыбер күндерде үземне.
- Рауза апа, Сез театрда булган премьераларны да һәрвакыт карап барырга тырышасыз. Элек язылган әсәрләрне үзгәртеп куюлары белән килешәсезме?
- Театрга килеп керүгә, минем бөтен авыруларым онытылып китә. Шуңа күрә, сирәк кенә булса да, анда барырга тырышам. Яңа куелган спектакльләрне карыйсы килә. Әгәр үз әсәрләрен үзгәртеп куйганны күрсәләр, аларның авторлары да риза булмас иде. Әнә Фәрит Бикчәнтәев «Зәңгәр шәл»не бүген дә ничек язылган, шулай сәхнәләштергән. Халык яратып карый бит.
- Заманында ул спектакльдә уйнаган артистка шундагы берәр рольне уйнарга кушсалар, бүген кайсын сайлар идегез?
- Мин өлкән яшьтә булсам да, карчыкларны уйный алмыйм. Шулай да абыстайларның өлкәнрәген уйнап булыр иде. «Зифа»дагы Кәләмзәне дә уйнарга мөмкин.
- Гадәттә, һәр артистның тормышта үкенечле мизгелләре була...
- Аллага шөкер, минем үкенечем юк. Үзем яраткан рольләрне уйнадым, яраткан кешем белән яшәдем. Быел Нури абыегыз белән кавышуыбызга да 60 ел тула. Ул гомер буе көнләшүне белмәде. Шуңа да мин аңа рәхмәтле. Улыбыз Марат та быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Безнең гаиләдә быел юбилейлар елы дисәң дә була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: