16+

Транспортта телефон аша түлибез

Россиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып, Казанда 26 июньнән башлап җәмәгать транспортында кәрәзле телефон аша түләү мөмкинлеге кертелә.

Транспортта телефон аша түлибез

Россиядә һәм БДБ илләрендә беренчеләрдән булып, Казанда 26 июньнән башлап җәмәгать транспортында кәрәзле телефон аша түләү мөмкинлеге кертелә.

Бу яңалыкны шәһәр башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаков «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хәбәр итте. «МТС», «Мегафон», «Вымпелком», «Ростелеком» элемтә операторлары кәрәзле телефонга NFC технологиясендәге махсус чип урнаштыра. Валидатор приборы яки метродагы турникет шул чипка күчертелгән акчаның юл йөрүгә тиешле күләмен алып кала. «Валидатор телефонга сөйләшү өчен дип күчерелгән акчаны түгел, ә юл йөрү өчен өстәмә рәвештә куйдырткан чиптан акча ала», - диде Айдар Абделхаков.
Казанда хәзер пассажирларның 77 проценты пластик транспорт карталарыннан файдалана. 26 июньнән башлап шәһәр яны электричкаларында да шул транспорт карталары аша түләп булачак. Ел ахырына кадәр башкалага тизйөрешле - 20 һәм гадәти 10 трамвай, 30 троллейбус, тагын 461 автобус кайтачак. Казандагы 1457 җәмәгать транспорты тукталышының 800е мәгълүмат аншлаглары белән җиһазланган. 245 урынга яңа павильон куелды, аларның саны 361гә җиткереләчәк. «Казан-1» тимер юл вокзалы - «Кояшлы шәһәр» микрорайоны арасында 5 нче трамвай маршруты тукталышларына электрон экраннар көйләү эшләре дәвам итә. Экраннардан карап, трамвайның ничә минуттан килеп җитәчәген белеп була.
Автопредприятиеләр Универсиада чорында автобуслар тышына реклама ябыштырудан баш тартканнар. Пассажирларның иминлеген саклау максатында, 57 тукталышка үзгәрешләр кертелгән. Универсиада көннәрендә җәмәгать транспорты 4.00 сәгатьтән 1.00 сәгатькә, ә 6 һәм 17 июнь көннәрендә 3.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Транспорт хезмәтенә карата мөнәсәбәтен белдереп, мэр Илсур Метшин: «Кайбер автобуслар һәм троллейбуслар тәрәзәләренә кадәр реклама белән томаланган. Пассажирлар «бункер»да барган кебек, кеше Казанны карап хозурланып барырга тиеш ләбаса. Яңа кайткан транспорт чараларына моннан ары реклама ябыштырылмаячак», - дип кисәтте.
Шәһәр җәмәгать транспортының хәрәкәтен күзәтчелектә тоту максатында, 20 июньнән пассажирлар өчен (843) 275-30-50 «кайнар элемтә» телефоны тәүлек дәвамында эшли башлый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading