16+

Төркия белән элемтәләр ныгый

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага ике көнлек эш сәфәре кысаларында Татарстан сәнгать осталары концертын карады. Анда Татарстан Республикасы халык сәнгате промыселлары күргәзмәсе һәм "Татарстан Төркия фотографлары күзлегеннән" фотокүргәзмәсе дә оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк экспозицияләрне карап чыкканнан соң, Татарстан белән Төркиянең мәдәният һәм сәнгать...

Төркия белән элемтәләр ныгый

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарага ике көнлек эш сәфәре кысаларында Татарстан сәнгать осталары концертын карады. Анда Татарстан Республикасы халык сәнгате промыселлары күргәзмәсе һәм "Татарстан Төркия фотографлары күзлегеннән" фотокүргәзмәсе дә оештырылган иде. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәлих Гекчәк экспозицияләрне карап чыкканнан соң, Татарстан белән Төркиянең мәдәният һәм сәнгать...

Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Анкара мэрына кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм, Анкара белән Татарстан арасында бүген багланышлар күп яктан Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Рәҗип Тайип Эрдоган ярдәме белән ныгый бара, диде.


Без Төркия Республикасы белән урнашкан ышанычлы багланышларыбыз белән горурланабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бүген Төркия инвесторларының Россия территориясендәге бизнесы күп очракта Татарстаннан башлана. Хәзерге көндә Төркия Татарстан территориясендә иң күп предприятеләрен булдыручы. Республикадагы чит ил инвестицияләренең 26%ы Төркия бизнесына туры килә.

- Бу күркәм кичәдә без сезне үзебезнең мәдәниятебез белән таныштырырга телибез. Мин тагын бер кабат билгеләп үтәргә телим, без тугандаш халыклар: телебез, мәдәниятебез, динебез уртак, - диде Рөстәм Миңнеханов.

29 апрель көнне Төркия һәм Татарстан башкалалары арасында Тугандаш багланышларны үстерү программасына имза салынды. Төркиянең Бөек милли җыелыш рәисе Җәмил Чечек искәртүенчә, Россия-Төркия уртак проектларының гамәлгә ашырылуында нәкъ менә Татарстан җитәкчелегенең өлеше зур.

Сәфәр барышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Internationalда Төркиянең рәсми делегаты Саваш Эришен белән дә очрашты.

Яклар WorldSkills халыкара хәрәкәтенең үсеш мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри белем бирү үсеше Россия белгечләренең конкурентлыкка сәләтләрендә яхшы күренә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, квалификациялекадрларны әзерләү эше базардагы заманча таләпләр буенча барырга тиеш.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия 2019 елда Казанда һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукына заявка биргән. Ул ассызыклаганча, әлеге ярышлар бик тә кызыклы, бигрәк тә потенциаль эш урыны бирүчеләргә.

Саваш Эришен,үз чиратында,төрки дөнья шәһәрләре арасында шундый ярыш узлдырырга тәкъдим итте. Ләкин Рөстәм Миңнеханов әлегә Татарстан өчен һөнәри осталык буенча халыкара ярышларны уздыру хокукын яулау мөһим икәнен билгеләде.

Мәгълүматлар ТР Президенты Матбугат хезмәтеннән алынды.

Фото: Марсель Бадыкшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading