16+

Төркиядә чәйдән баш тартмыйлар

Үзем күптәннән чит илгә ял итәргә барырга хыяллансам да, кызганыч, хыял дигән нәрсә тормышка ашарга җыенмый. Ә дусларымның кайберсе бу өлкәдә миңа караганда шактый алга киткән. Мәсәлән, Регина Миннәхмәтова үз тормышын бөтенләй туризмга багышлаган. Ул үзенең җәйге хатирәләре белән бүлеште. Аларны бүген сезгә дә тәкъдим итәм.

Төркиядә чәйдән баш тартмыйлар

Үзем күптәннән чит илгә ял итәргә барырга хыяллансам да, кызганыч, хыял дигән нәрсә тормышка ашарга җыенмый. Ә дусларымның кайберсе бу өлкәдә миңа караганда шактый алга киткән. Мәсәлән, Регина Миннәхмәтова үз тормышын бөтенләй туризмга багышлаган. Ул үзенең җәйге хатирәләре белән бүлеште. Аларны бүген сезгә дә тәкъдим итәм.

«Туризм өлкәсендә булачак белгеч буларак, без практиканы нәкъ менә чит илдә узарга тиеш. Яшермим, мин Төркияне аның дәрәҗәле статусы өчен сайлаган идем. Тик бу гүзәл илгә аяк баскач, фикерем икенче якка үзгәрде. Татарстанның кечкенә генә районында туып үскән кызчык өчен Россиянең чиген узып, башка илгә бару - зур бәхет. Ә шундый матур якка эләгү - икеләтә зур шатлык. Мәһабәт биналар, диңгез, бөек архитекторлар кулы белән ясалган өйләр... Болар барысы да беренче көннәрне мине бөтенләй сихерләде. Тик эш күктән җиргә төшерде. Гид буларак, мин туристларны вокзалда каршы алырга, аларны яшәү урыннарына кадәр озатырга, экскурсияләр уздырырга тиеш булдым. Шөкер, эш тәртибенә дә ияләштем. Һәм иң мөһиме - бу миңа ошады, чөнки эш миңа ләззәт китерә башлады. Үзегез уйлап карагыз: кемдер монда ял итәргә хыяллана, ә мин эшлим, ләкин шул ук вакытта ял да итәм.
Әлбәттә, мин теләсә нәрсә эшли алмадым. Чөнки өстемдә кешеләр өчен җаваплылык бар. Тик бу безгә - практика узучы кызларга, үзенә күрә бер адреналин бирде. Буш вакытларда без кояшта кызынырга тырыштык, кешеләр белән аралаштык, хәтта кайбер вакытта төннәрен йокламадык та. Моңа төнге шәһәрнең матурлыгы сәбәпче. Яшьләрне бию тарта бит. Ә Төркиядә бик яхшы дискотекалар, бәйрәмнәр уздыралар. Гадәттә, анда бик күп халык җыела. Мин дә кайбер вакытта текә биючеләр рәтендә булдым.
Ял итүнең тагын бер мөһим ягы - ул биредә яшәүче халык белән танышу. Миңа берничә өйдә кунакта булырга туры килде. Төркиядә яшәүче халык бик кунакчыл. Аларның өйләренә килеп эләгү белән, үзеңне иң кадерле кеше итеп сизә башлыйсың. Беренче тапкыр мин кунакка дустым белән бардым. Безне бик ачык каршы алдылар, чәй тәкъдим иттеләр. Өстәлдә нәрсә генә булмады: пәһләвә, шекерпаре, пишмание, хәлвә һ.б. Миңа барысы да бик ошады. Соңрак биредә инде озак вакыт эшләгән яшьтәшләрдән мин кайбер үзенчәлекләрне белдем. Төрекләргә алдан ук кунакка килүең турында әйтмәсәң, алар моны өнәп бетермиләр икән. Шулай ук чәй тәкъдим итсәләр, баш тартырга киңәш ителми, чөнки хуҗалар, сез аларны хөрмәт итмисез, дип уйларга мөмкин. Башка чәй эчәсегез килмәсә, кашыкны бокал эченә салып куярга кирәк, болай эшләсәгез, хуҗабикә сезне сүзсез дә аңлар. Курыкмагыз, моны үзем сынап карадым, чынлыкта да шулай икән.
Төркиядә мин берничә шәһәрдә булдым. Алар арасында Анталия, Истанбул һәм Конья шәһәрләре бар. Бу җирләрдә урнашкан тарихи биналар турында бик күп сөйләргә булыр иде. Аларны күргәч, ниндидер горурлык хисен кичерәсең.
Гомумән, бу ил бик күп чит илләр сыман кызыклы һәм үзенчәлекле. Анда булып кайткач, тагын бик күп җирләргә бару теләге туды. Тик Төркиягә мин барыбер бик рәхмәтле, чөнки ул миңа чит илләргә юл ачты. Биредә үткәрелгән вакыт йөрәкнең бер почмагында ялкын булып гомер буе яшәячәк».

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading