16+

Цифрлы телевидениегә күчәргә 2 атна вакыт калды

Республиканың 99,3 проценты яңа төрдәге тапшыруларны карарга әзер.

Цифрлы телевидениегә күчәргә 2 атна вакыт калды

Республиканың 99,3 проценты яңа төрдәге тапшыруларны карарга әзер.

Сыйфатлы тапшырулар караячакбыз

Бердәм цифрлы эфирга күчү күпчелек кешеләрнең тормыш сыйфатын үзгәртәчәк. Бу хакта волонтерлар катнашындагы цифрлы бәйрәм чарасында Татарстан Президенты әйтте.

– 14 октябрьдә Россия Федерациясенең 21 субъекты цифрлы форматка күчүне төгәлләячәк. Бу бик зур хезмәт, ун ел дәвамында эш алып барылды. Хәзер илнең теләсә кайсы почмагында 20 телевизион каналны югары сыйфатта бушлай карап булачак. Бу хыял иде. Цифр­лы телевидениегә күчү сыйфатны күпкә яхшыр­тачак, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент әйтүенчә, республиканың 99,3 проценты яңа төрдәге тапшыруларны карарга әзер. «Ике атна безгә актив эшләргә кирәк. Бу проект кешеләрне сыйфатлы телевидение белән тәэмин итәр дип ышанабыз. Барыгызны да истәлекле вакыйга белән котлыйм һәм актив позициягез, башкарган эшегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт җиткерәм», – диде ул.

Ел дәвамында Россия цифрлы эфир телетапшыруларына аналогтан этаплап күчүне гамәлгә ашыра барды. Беренче булып яңа форматка Тверь өлкәсе күчте, 11 февральдә аңа илнең тагын җиде төбәге кушылды. Икенче дулкын кысаларында 15 апрельдә аналог телевидениесен өзү Россиянең 20 субъектында, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә булды. 3 июньдә тагын 36 төбәк цифрлыга күчте. Татарстан Республикасында һәм илнең тагын 20 төбәгендә федераль телеканалларны 14 октябрьдә сүндерәчәкләр, бу – масштаблы проектның финал ноктасы.

Кемнәр әзер түгел?

Цифрлы телевидениегә күчәргә ике атнадан азрак вакыт калып бара. Бу көннәрдә эш дәвам итәчәк әле. Җирлекләрдә яшәүчеләргә аналог сигналын сүндерүгә әзер булу-булмавын тикшерергә кирәк. Әгәр федераль каналларда логотип янында А хәрефе булса, бу аналог тапшыру булып бара, ул ике атнадан соң күрсәтми башлаячак. «Цифр»га күчү өчен телеканалларны үзгәртеп коруны башлап җибәрергә яки өстәмә җиһазларны тоташтырырга кирәк. Моның өчен махсус приставка куярга була. Аны заманча телевизорларга да, иске төрләренә дә тоташтырырга мөмкин. Әгәр бернинди өстәмә хәреф юк икән, димәк, сезнең телевизорда тапшырулар үзеннән-үзе цифрлы сигналны тота ала һәм бернинди өстәмә гамәлләр дә таләп ителми.

Тулырак мәгълүмат алыр өчен смотрицифру.рф сайтына мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук Татарстанда 8-800-222-87-16 номеры буенча «кайнар элемтә» эшли, аның буенча шалтыратып белешергә яки цифр­лы җиһазлар урнаштыру өчен өйгә волонтер чакыртырга мөмкин.

Субсидия биреләчәк

Телевизор карау күптәннән хыял түгел инде. Әмма сыйфатлы телетапшырулар карый алмаучылар да күп. Илнең 25 процент кешесенең ике каналны гына каравы ачыкланган. Халыкның төрле антенна, төрле приставкалар кулланып та, рәхәтләнеп тапшырулар карый алмаган вакыты да күп булды. Бүген дә андыйлар бар.

– Бөтен авылларны, җирлекләрне йөреп чыктык, бөтен йортларның сатып алу мөмкинлекләрен ачыкладык. Кызганыч, бөтен кеше дә сатып ала алмый. Кемнеңдер телевизорлары бик борынгы, анда бернинди мөмкинлекләр юк яисә алырга мөмкинлеге чикле. Кайбер категория кешеләренә ярдәм итәргә кирәк. Район җирлекләре, волонтерлар ярдәмендә моның буенча эш алып барыла, – диде Президент.
Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың социаль яклау бүлекләре буенча җиһазлар алучы кешеләргә компенсация каралган. Сатып алынган җиһазның квитанциясе, документның таныклыгы, исәп-хисап номеры белән райондагы бүлекләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Социаль яклау бүлеге белгечләре әйтүенчә, ике төрле компенсация каралган. Берсе аша приставкалар өчен 1 мең сум акчаны кире кайтарып алырга була. Икенче төрлесе спутник антенналарны урнаштыру өчен каралган. Район җирлекләрендәге кайбер авылларга цифрлы сигналлар барып җитә алмый. Алар өчен спутник антеннасы куелачак. Аның өчен 7500 сумлык акча кире кайтарып биреләчәк. Төгәлрәк мәгълүмат алыр өчен авыл җирлекләренә, районның социаль яклау идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Без моңарчы ике каналны карый алдык, антеннаны боргалап, тагын берничә канал карый ала идек. Хәзер теләсә кайсы җирлектә мондый мөмкинлек булачак. Бу бик әйбәт, цифрлаштыру – тормыш дәрәҗәсен күтәрүче процесс. Аналог тапшырулар җибәрүче һәм цифрлы тапшыруларны күрсәтүче телевизор бик нык аерылып тора. Картинаның сыйфаты шунда ук күренә, – дип сөйли Татарстан Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.
Министр әйтүенчә, киләчәктә җирле тапшыруларны да цифр­лы сигналлар аша карап булачак. Әлегә җирле тапшырулар аналог форматында алып барылачак. «Татарстанда төбәк каналлары көчле, киләчәктә федераль үзәк алар өчен өченче мультиплекс барлыкка китерәчәк. Бу хакта Сочидагы медиафорумда Россия Президенты да әйтте», – диде Айрат Хәйруллин.

Цифрлы телевидениегә күчүгә багышланган чараның азагында «Казан» гаилә үзәге фасадында гаҗәеп утлы тамаша күрсәтелде. Беренче тапкыр 8 катлы һәм 42 метр диаметрлы корылма видеомэппинг өчен экран булды. Анда Россиядә телевидение тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы эфир телевидениесе өстенлекләренә багышланган ун минутлык 3D-ролик күрсәттеләр. Соңыннан күкне гаилә үзәге гөмбәзендәге күзәтү мәйданыннан җибәрелгән фейерверк яктыртты.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading