Шәһри Казан

Туфанлы татар

«Мин юкка яшәмәдем», - дигән иде Туфан абый бер чыгышында. Аның өчен гомерне юкка-барга исраф итү, мәгънәсез тормыш көтү дә гайре табигый иде. Гомер бакый тынгысыз, тере, янып торган халык язучысы Туфан абый Миңнуллин турында сөйләп бетереп тә булмый. Ул туфан да, давыл да, кояш та, яшен дә булды. Шул...

Реклама

«Мин юкка яшәмәдем», - дигән иде Туфан абый бер чыгышында. Аның өчен гомерне юкка-барга исраф итү, мәгънәсез тормыш көтү дә гайре табигый иде. Гомер бакый тынгысыз, тере, янып торган халык язучысы Туфан абый Миңнуллин турында сөйләп бетереп тә булмый. Ул туфан да, давыл да, кояш та, яшен дә булды.
Шул ук вакытта кирәктә тешләгән җиреннән өзә алырдай алыплыгы, гаярьлеге дә бар иде Туфан аганың. Ул тудырган меңьяшәр Әлмәндәрләр, Евстигнейләр, Диләфрүзләр, Палыйлар гына да ни тора!.. Татар театр сәхнәсе белән гомер бакый бер сулышта яшәгән, татар әдәбиятының үзәгендә кайнаган, татар иҗтимагый тормышының иң кискен борылышларында мөнбәрләрдән төпле фикерләрне башка телле милләтләр дә аңлый алырлык итеп җиткерә белүче милләтпәрвәр шәхес иде ул. Мин - милләтче, дип күкрәк сукканы булмаса да, татарга кагылышлы кайсы сорауда, кайсы мәсьәләдә генә дәшми калды икән ул?! Дәүләт Советындагы татар телен аңламаучы депутатлар да Туфан Миңнуллин чыгыш ясый башласа, колакчыннарга үрелгәннәрен яшерми әйтәләр. Чөнки Туфан Абдуллович әйтсә, берәгәйле әйтә, шомартып маташмый - турыдан бәрә.
«Миңа, сак булыгыз, Туфан Абдуллович, дигән фикерләр ишеттергәләделәр, әмма куркытмадылар, - дигән иде 75 яшьлеге алдыннан биргән интервьюсында Туфан абый! - Ник куркыйм ди мин?! Мин бит чат саен, тыкрык саен чәпчеп йөрмим, бары тик фикеремне туры итеп, акыл белән әйтәм». Шуңадырмы, быел август аенда 77 яшен каршыларга тиешле Туфан абыйны соңгы юлга озатырга Камал театры бинасына җыелгач та, күңел киресен сукаларга маташты. Менә-менә сәхнәгә җил-җил атлап Туфан абый күтәрелер дә алма да төшә алмаслык залдагы тамашачыны авызына каратып ялкынланып чыгыш ясар төсле иде...
«Туфан Миңнуллинның һәр пьесасы куелган вакытта да зал һәрвакыт менә шушылай шыплап тула иде», - диде аның курсташы, щепкинчы дусты Ринат Таҗетдин. Залга гына түгел, фойеларга, аннан, театрны уратып алып, урамга тупланган халык милләтпәрвәр улы белән соңгы тапкыр бәхилләшергә килгән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, беренчеләрдән булып, мәрхүмнең хатыны - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Нәҗибә Ихсанова һәм кызы Әлфиянең тирән кайгысын уртаклашты. Матәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, вице-премьер Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, чит өлкәләрдән килгән бик күп сәнгать эшлеклеләре, театр әһелләре бар иде. «Кайгыбыз зур, - дип башлады сүзен Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев. - Туфанны без аны ничек бар - шулай яраттык. Аның һәр адымы-хәрәкәте һәрвакыт халкын кайгыртудан башлана иде. Бөтен барлыгы татар халкы булды. Бүген аңа соңгы кат тирән рәхмәтебезне җиткерәбез».
«Туфан абый халык язучысы исемен йөрткән әдипләр арасында халыкка иң якын торган шәхес, - диде Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов үз чыгышында. - Без бүген Тукайны югалткандагы кебек кайгы кичерәбез...»
Тукайны югалткандагы кебектер дә - залда еламый-иңрәми калган кеше юк та иде бугай. Иңнәрне баскан кайгы уйландыра да иде шул - могиканнар китә бит. Татар әдәбият-сәнгать дөньясына тагын кемнәр шулай туфандай килеп керер икән дә мөнбәрләрдән яндырып сөйли алыр?!
«Ул - минем сабакташым да, фикердәшем дә, каләмдәшем дә, - диде Туфан абый турында Рабит Батулла. - Щепкинчылар арасында ул беренче иде. Иң куәтлесе, нәтиҗәле хезмәт куя алган шәхес ул. Аның бер сүзе хәтердә - «Эшләргә кирәк!» Ләбиб Лерон да остазын җылы хисләр белән искә ала: «Яшь чакта «Бәллүр төн» дигән эротик әсәр язган идем мин. Ул «Идел» журналында басылып та чыкты. Мин инде үземчә, әдәбиятка яңалык кертәм, руслардан пародияләштереп язган әсәрем отышлы, дип йөрим. Коридорда Туфан абый тотып алып: «Кит инде, Ләбиб, ни-нәрсә яздың инде син, ә? Ну безгә - татарга килешми бит инде мондый нәрсәләр!» - димәсенме... Мин шуннан соң шаярып та андый темага кермәдем». Алмаз Хәмзин исә, «Казан утлары» журналы белән бәйләп, хәтер яңартты: «Бервакыт шулай чыгыш ясыйм. Хәзер журнал укымыйлар дип, сүз башлавым булды, Туфан абый дулап торып та басты: «Нишләп, Алмаз, халык журнал укымасын ди әле? Укыйлар. Әйбәт итеп яза белергә генә кирәк!» Юкса икебез дә бер үк фикер әйтәбез инде - мин, укымыйлар дип, халыкны оялтмакчы булам, Туфан абый исә, халык укымышлы ул дип, укырга өнди. Искиткеч олпат кеше иде Туфан Миңнуллин. Менә шундый кешеләрне югалткач, үзең дә ничектер кечерәеп, кимеп каласың»...
Туфан абыйны чәчкәләргә күмеп, пыскып елаган яңгыр астында Яңа татар бистәсе зиратына озатканда исә Айдар Хәлим дә әдип турында үз фикере белән уртаклашты: «Туфан - татар милләтенең олпат улы. Зур талант һәм зур шәхес. Ә зур талант ул катлаулы да, чәнечкеле дә була. Без Туфанны бөтен барлыгы белән кабул иттек. Аның матурлыгы да, батырлыгы да - безнеке. Без Туфанны хәтер түрендә саклаганда гына милләт буларак саклана алачакбыз».
Хуш, Туфан ага. Авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта булсын. Үзең әйтмешли, «чемоданыңда» иң кирәкле нәрсә - халык мәхәббәте бар...

Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
* * *
Бүген Әҗәл үзе елый сыман...
Төшме соң бу, өнме? Әйтче, Алла!
Классик китә җирдән дәвер белән,
Әсәрләре нәүмизләнеп кала...

Дәвер, чорлар китә, буын китә...
Мәңге истә кала торган буын.
Әллә нинди булды шунда бу ел,
Ирексездән күккә кулым суздым.

Ирексездән, сәхнә тузаннарын
Милләт яше бүген басылдырган,
Менә кабат Татар зиратының
Түр башына басып дога кылам.

Дога кылам: «Милләтемне, Ходам,
Ятим итмә, берүк, сакла!» - диеп.
...Каңгылдашып кыр казлары очты,
Төркемнәре белән күкне киеп.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: