16+

Туган тел көне белән!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлавы

Туган тел көне белән!

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшинның котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар!
26 апрельдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә безнең республикада Туган тел көне билгеләп үтелә. Башка бәй­рәмнәр һәм истәлекле көннәр белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Асылда, ул - Россия Федерациясе халыкларының туган телләренә, рухи кыйммәтләренә һәм традицияләренә булган ихтирамның бер чагылышы. Һәркайсыбыз өчен газиз ана теленә мәхәббәт бишек җыры белән җанга сеңә. Константин Ушинский: «Тел ул - халыкның үткән, хәзерге һәм киләчәк буыннарын бер бөек, тарихи бөтен итә торган иң тере, иң бай һәм иң нык бәйләнеше», - дип санаган. Тел, халыкның яшәеш юнәлешләрен генә чагылдырып калмыйча, асылда, теләсә кайсы милләтнең нигезен тәшкил итә. Туган тел - бәяләп бетергесез белем чыганагы, тутыкмас рухи мирас һәм хәтер сакчысы. Ул, үзенең дәвалау көче - сүз белән халыкның рухын һәм зирәклеген чагылдыру аша, тарихи кыйммәтләрне саклый, яңалыкны тудыра һәм киләчәккә юл сала.
Татарстанның лингвистик картасы төрле төсләргә гаҗәеп бай. Республика чын мәгънәсендә күп милләт вәкилләренең туган йортына әверелде. Монда рухи башлангычлары төрле булган мәдәниятләрнең күп гасырлар дәвамында үзара дус һәм тату яшәве буенча уникаль тәҗрибә тупланган. Ышанам ки, үз туган телен яраткан һәм хөрмәт иткән халык күрше ватандашының да телен ихтирам итә. Әлбәттә, үзенчәлекле тел культурасына тирән үтеп керү җиңел түгел, ләкин ул белем даирәсен киңәйтә, иркен аралашуга юл ача. Шуңа күрә туган телне саклап калу һәм үстерү, борынгы бабаларыбызның рухи мирасы буларак, аны яшь буынга тапшыру - теләсә кайсы демократик дәүләтнең мөһим бурычы.
Хөрмәтле ватандашлар! Милли мәдәниятне һәм сәнгатьне пропагандалау, яшьләрне әхлакый һәм патриотик тәрбияләү, ана теле аша гүзәллекне тоярга һәм игелекле булырга өйрәтү кебек изге эш белән шөгыльләнүчеләрнең барысына да ихлас рәхмәт әйтәсем килә. Туган тел көне халыкларны бер-берсенә карата игътибарлырак, ихтирамлырак булырга өнди, чөнки кайсы гына телдә сөйләшсәк тә, максатыбыз уртак: бәхетле, озын гомерле булу, балаларның һәм әти-әниләрнең сәламәтлекләренә куанып яшәү, зур уңышларга ирешү.
Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар! Туган тел көне белән!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading