16+

Туган тел укытучылары бәйгесендә татар егете җиңде

Мәскәүдә милли телләр укыту буенча V Бөтенроссия укытучылар бәйгесе узды. Анда абсолют җиңүче булып Чаллы шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ренат Латыйпов танылды. Гран-при иясе «Көмеш каурый» һәм истәлекле медаль белән бүләкләнгән.

Туган тел укытучылары бәйгесендә татар егете җиңде

Мәскәүдә милли телләр укыту буенча V Бөтенроссия укытучылар бәйгесе узды. Анда абсолют җиңүче булып Чаллы шәһәренең 17 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ренат Латыйпов танылды. Гран-при иясе «Көмеш каурый» һәм истәлекле медаль белән бүләкләнгән.

Укытучыларның Бөтенроссия мастер-классында Россиянең 30 субъектыннан 43 туган тел укытучысы катнашкан. Татар, рус, инглиз, төрек һәм гарәп телләрендә иркен аралашкан яшь ир-ат укытучы жюри әгъзаларының күңелләрен сәламләү вакытында ук әсир итә, ул төрле милләт вәкилләре булган коллегалары белән аларның туган телләрендә исәнләшә. Ренат бу бәйгедә «фән белән шөгыльләнүче укытучы» номинациясендә дә җиңү яулый. Бәйгедә Киров, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләреннән дә татар теле укытучылары катнашкан. Ә Ренат үз чыгышында татар һәм рус әдәбиятының бөек классиклары - Габдулла Тукай һәм Александр Пушкин иҗатларына мөрәҗәгать итә.
«Тукай, «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам», дип яза, гомумән, аның Пушкин һәм рус әдәбиятына мөрәҗәгать иткән әсәрләре шактый. Без анда барыбыз да милли киемнәрдән идек. Россия халыкларының никадәр тату һәм күптөрле булуын күрдем. Һәр халыкның үзенә генә хас үзенчәлекләре, аларның йола һәм гореф-гадәтләре белән танышып кайттым. Директор буларак, күңелемдә Чаллы мәктәбендә дә, халык милли йолаларына мөрәҗәгать итеп берәр чара үткәрү теләге туды», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Көмеш каурый» иясе «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин ана телендә белем бирүче укытучыларның абруен күтәрә торган мондый бәйгеләрнең мөһимлеген ассызыклады. Татарстанда да татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия укытучыларының мастер-классы үткәрелүе хакында сөйләде. Быел ул бәйгедә Татарстаннан - 52, Россиянең бүтән төбәкләреннән 10 укытучы катнашкан. Моңардан тыш, республикабызда төрле грантлар отарга мөмкинлекләр барлыгы да читтә калмады. Ренат үзе дә грант отучыларның берсе, аның тормыш иптәше дә татар теле укытучысы икән. Журналистларның: «Егет башыгыз белән төшемсез профессия - татар теле укытучысы булу теләге кайдан килде, мәктәбегездә, сездән кала, ир-атлар бармы?» - дигән соравына яшь директор: «Мин үз профессиямне яратам, балалар укыту бик ошый. Бездә 27 укытучының 5есе - ир-егетләр, алай гына да түгел, алар яшь егетләр. Тырыш яшь кеше өчен укытучы һөнәре - лаеклы һөнәр», - дип җавап бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading