16+

Тугыз көннең өчесе – ШВЕЦИЯДӘ!

Мәктәптә, инглиз теле керә башлагач, синең дә Биг Бен, Букингэм сараен күрәсең килә. Алтынчы сыйныфта, географияне өйрәнергә керешкәч, карта-глобус күтәреп, якыннарыңа «Менә мин монда барырга телим!» дип, шул илне төртеп күрсәтәсең. Әле җитмәсә, чит ил кино-сериаллары да сиңа яңа илне «тәкъдим итә». Күрәсе җирләрнең исемлеге дә арта башлый. Болар барысы...

Тугыз көннең өчесе – ШВЕЦИЯДӘ!

Мәктәптә, инглиз теле керә башлагач, синең дә Биг Бен, Букингэм сараен күрәсең килә. Алтынчы сыйныфта, географияне өйрәнергә керешкәч, карта-глобус күтәреп, якыннарыңа «Менә мин монда барырга телим!» дип, шул илне төртеп күрсәтәсең. Әле җитмәсә, чит ил кино-сериаллары да сиңа яңа илне «тәкъдим итә». Күрәсе җирләрнең исемлеге дә арта башлый. Болар барысы...

- Саша, бу җәй синең өчен гадәти булмаган бугай...
- Узган җәй минем өчен сюрпризларга бай булды. Шуның берсе - чит илгә бару. Якын дустыма (ул әле оста оештыручы да) берничә сыйныфташ белән җыелышып, сәяхәткә чыгарга дигән тәвәккәл уй килде. Пляжлы яки экскурсияле ялны сайлаганда, икенчесенә тукталдык. Киңәшләшеп, берничә шәһәрне сайладык. Швециянең Стокгольм шәһәре дә алар арасында иде. Сәяхәтебез 9 көн дәвам итсә, шуның өчесен Швециядә үткәрдек.
- Анда ничек бардыгыз?
- Интернет челтәрендә сәяхәтне планлаштыру өчен барлык мәгълүматны да таптык, кунакханәләрдә номерларны, транспортка билетларны һ.б. алдан беркеттек. Ул сайтларга без танышларыбыз киңәше буенча мөрәҗәгать иттек. Сайтлар безне алдамады. Шулай итеп, без «Hotel Micro» дигән кунакханәнең өч кешелек бүлмәсен сайладык.
- Анда нинди уңайлыклар бар иде?
- Уңайлыклар һәрбер катта бар, без канәгать калдык. Шунысын төгәл әйтә алам: мавыктыргыч көннән соң, безгә уңайлы карават кына мөһим булды.
- Швециянең нинди истәлекле урыннарында булдыгыз?
- Стокгольмдагы өч көндә без, ничек булдыра алсак, шуның кадәр истәлекле урыннар белән танышырга тырыштык. Кунакханәгә урнашкач, без швед әкиятләре җанлана торган тылсымлы урынга - «Юнибакен» музеена бардык. Бәлки аны сайлаганга аптырарсыз да, ләкин бу - онытылмаслык, лаеклы урын. Барлык балаларның да әлеге могҗизаны күрүен теләр идем мин! «Юнибакен» белән танышкач, шәһәргә башкачарак карый башладым. Аның тарихын беләсем һәм тоясым килде. Тагын күңелгә ошаган урыннар булып техник музей, Патша сарае, Патша каналы, Армия музее тора. Әлбәттә, без Васа кораблен күрү бәхетенә дә ирештек.
- Шәһәрнең атмосферасы нинди?
- Искиткеч. Кешеләр итагатьле, елмаючан һәм юл күрсәтергә, кирәкле урынны табарга булышырга яки сөйләшеп алырга һәрвакыт әзер. Кичләрен без урамнар, парклар буйлап йөрдек. Иске шәһәр, аның таш түшәлгән тар урамнары аеруча матур.
- Ә телне белү-белмәү белән проблемалар килеп чыктымы?
- Андый уңайсызлыклар булмады, җирле кешеләр белән инглиз телендә аралаштык, ә музейдагы экскурсияләр рус телендә узды.
- Сәяхәттән соңгы хис-кичерешләрең нинди?
- Бары тик уңай гына. Бөтен әйбер дә шундый кызыклы. Анда шат, актив, матур яшьләр, өлкәннәр, бәхетле гаиләләр шундый күп ки - искитәрлек! Каналлар һәм архитектура да гадәти түгел.
- Сәяхәттән нәрсә көттегез һәм чынлыкта нәрсә алдыгыз? Алар арасына «тигезлек» билгесен куеп буламы?
- Без белмәгән әйберләр күп калса да, планлаштырган урыннарның барысында да булдык. Рус телендә шундый яхшы хезмәт күрсәтүләрен көтмәгән идек. Музейларда, гадәттә, йә аудиогидлар, йә брошюралар тәкъдим ителде. Техник музейда гына мәгълүмат инглиз телендә иде. Бу минем чит илгә беренче баруым һәм мин моңа бик тә шат. Хәзер, фотосурәтләрне яңадан карап утырганда, мин башка, җылы, якын, ләкин шул ук вакытта үзем белеп бетермәгән дөньяга чумам. Монда кайчан да булса кабат кайтасым һәм аның тагын яңа якларын ачасым килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading