16+

Тукайга Бардада һәйкәл ачылды

Белгәнебезчә, Габдулла Тукайның Пермь өлкәсенә аяк басканы булмаган. Шуңа карамастан, шагыйрь бу яклар белән турыдан-туры бәйләнгән. Һәм менә вафатына йөз ел тулгач, бөек шәхес нәсел тамырлары барып тоташкан Барда җиренә «кайтты».

Тукайга Бардада һәйкәл ачылды

Белгәнебезчә, Габдулла Тукайның Пермь өлкәсенә аяк басканы булмаган. Шуңа карамастан, шагыйрь бу яклар белән турыдан-туры бәйләнгән. Һәм менә вафатына йөз ел тулгач, бөек шәхес нәсел тамырлары барып тоташкан Барда җиренә «кайтты».

Шагыйрьнең әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла Әмиров тумышы белән Каҗмакты (хәзерге Барда) авылыннан, легендар Әмирхан Әмиров нәселеннән. Моны Пермь архивында сакланган документлар да, Зиннәтулла хәзрәтнең үзе язган истәлекләре дә дәлилли. Шуңа күрә Барда халкының Тукайга үз итеп караулары аптырарлык та түгел. Узган атна ахырында шагыйрьгә беренче һәйкәл ачылу тантанасы да биредә зур вакыйга буларак билгеләп үтелде.
Район администрациясе башлыгы Сергей Ибраев әйтүенчә, Барда халкы бу көнне көтеп алган. Сергей әфәнде шушы эшне башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәткән Пермь өлкәсе губернаторы Виктор Басаргинга, Барда районы «Татар-башкорт мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Сәлим Назинга, гомумән, барча халыкка рәхмәтләрен җиткерде. Биредә урнаштырылган бюст - Арча районы Кушлавыч авылындагы һәйкәлнең (авторы - И.Новоселов) копиясе. Әлеге җаваплы эшне Казан инженеры Евгений Страхов башкарып чыккан.
Тантанада Татарстаннан килгән мәртәбәле кунаклар да катнашты. Гәрәй Рәхим, Вакыйф Нуриев, Госман Садә, Айдар Хәлим, Рәдиф Сәгъди, Флера Тарханова, Шәмсия Җиһангирова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Булат Ибраһимов кебек каләм ияләре чыгыш ясаган кичә үзеннән-үзе шигырь бәйрәменә әйләнде. Үзе дә Бардадан булган Мәсгуть ага Имашев та сәхнәгә күтәрелде. «Бардада Тукайга һәйкәл ачу идеясе күп еллар һавада эленеп торды. Ниһаять, бу көн килеп җитте. Мин үзем Тукайның «Театр» дигән шигырен тормышка юллама итеп алдым, гомерем буе сәнгатьтән аерылмадым», - дип сөйләде композитор.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading